ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
11 сентябрь 2019, 18:28

Игътибар: махсус операция бара

Үзйөрешле техника төрләреннән һәм аларга тагылмалардан хәвефсез файдалануны тәэмин итү, төрле кагыйдә бозуларны кисәтү максатында агымдагы елның 16-27 сентябрь көннәрендә “Прицеп” операциясе үткәрелә. Аның барышында дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе инспекторлары районыбызда андый төр техникадан файдаланучы оешма һәм хуҗалыкларда булып чыгачак, урыннардагы белгечләргә һәм механизаторларга практик ярдәм күрсәтәчәк. Үзйөрешле транспорт чаралары һәм аларга тагылмалардан хәвефсез файдалануга ирешү өчен барлык чаралар да мөһим һәм әһәмиятле.

Вадим ГЫЙНДУЛЛИН, “Гостехнадзор”ның районыбыздагы инспекциясе секторы мөдире.

Читайте нас: