ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
11 сентябрь 2019, 17:42

Һөнәр сайлау – җаваплы шөгыль

“Һөнәр – кулдагы алтын беләзек”, – дигән үтә тапкыр халык мәкале бар. Аңа ирешү өчен һәр кеше күңеленә ошаган, гомере буе яратып башкарып, ямь һәм тәм табып эшләрлек һөнәр сайларга тиеш.
Бүген өлкән сыйныфларда укучы балаларның зур күпчелеге киләчәген нинди һөнәр белән бәйләү, кайсы уку йортында һөнәри белем алу турында ныклы карарга килергә әзерләнә. Бу җиңел эш түгел, чөнки кайда булса да укып диплом алу гына түгел, ә киләчәк һөнәреңне алдан күзаллау да мөһим. Әйтик, хезмәт базарында ул кирәклеме? Югыйсә, берничәшәр югары уку йортын тәмамлап та, һөнәре буенча эшкә урнаша алмыйча йөрүче эшсезләр дә бүген җитәрлек. Кемнәрнеңдер тәкъдиме яки күрсәтмәсе буенча үзеңә охшамаган һөнәр алып та, аны күңел салып башкара алмыйча җәфаланучылар да юк түгел. Яшьләргә төпле карарга килергә ярдәм итү әти-әнисенең һәм башка туганнарының, шулай ук мәгариф учреждениеләренең дә намус эше, дип, безнең Рәҗәп урта мәктәбе укыту-тәрбия бирү эшчәнлегендә шушы юнәлешне иң мөһимнәр исәбендә тота. Күптән түгел 10 сыйныфта “Һөнәр сайлау – җаваплы эш” дигән сыйныф сәгате үткәрелде. Анда кунак итеп җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте агрономы, яшь белгеч Илнур Шәйхелисламовны чакырдык.
Фируза Гыйльметдинова, Рәҗәп урта мәктәбе укытучысы.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 74 санында укый аласыз).

Читайте нас: