Төбәк Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә БР Хөкүмәте вице-премьеры – торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Борис Беляев Башкортстанның торак-коммуналь тармагы тоташ алганда алда торган җылыту сезонына әзер, дип белдерде.
Төбәктә җылыту сезонына әзерлек барышында 7,9 миллиард сумнан артык акча тотынылган. Атап әйткәндә, 5,3 миллиард сумга күп катлы торак йортлар капиталь ремонтланылган, 1,6 миллиард сум коммуналь объектлар төзү һәм реконструкцияләүгә тотынылган. Инвестпрограммалар чикләрендә торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре 47 казанлык, 33 суалгыч һәм насос станцияләренең җиһаз-корылмаларын модернизацияләгән. Барлык муниципалитетлар да торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына җылыту сезонына тулысынча әзерлеге турында хисап тоткан.