ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
24 сентябрь 2019, 16:39

Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының дүртенче чакырылыш Советының чираттагы утырышы

Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының дүртенче чакырылыш Советының чираттагы – утызынчы утырышы эшчәнлеге тулысынча башкорт телендә барды. Моның белән депутатлар республикабызда дәүләт телен артабан үстерүгә үз өлешләрен керттеләр.
Утырышны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре җитәкчеләре, район прокуратурасы, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, авыл биләмәләре башлыклары һәм башка чакырылучылар катнашты. Аны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә тикшерүгә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды:
1. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы территориясендә башкорт телен саклап калу һәм үстерү турында.
2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы Советының 2014 елның 19 февралендәге 157 санлы “Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районында Бюджет процессы турындагы положениены раслау турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
3. 16 санлы бер мандатлы сайлау округы буенча сайланган Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы Советы депутаты Ә.М. Гайсинаның эшчәнлеге турындагы отчеты турында.
Төп эшчәнлеккә керешкәнче депутатлар үз коллективына 8 сентябрьдә Бердәм сайлау көнендә 9 санлы бер мандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлауда депутат мандатын алган Зәһинә Рәхимҗан кызы Зиннәтуллинаны кабул иттеләр. Ул 1963 елда туган, Рапат авылында яши, үзәк район дәваханәсенең Рапат фельдшер-акушерлык пункты акушеры булып эшли, “Бердәм Русия” сәяси партия әгъзасы, шушы партия тарафыннан кандидат итеп тәкъдим ителгән. Салават Зәки улы аны ихлас котлап, чәчәк гөлләмәсе бүләк итте, райондашыбыз мәнфәгатьләрен яклауда җимешле хезмәт күрсәтүен теләде, депутат таныклыгын һәм күкрәккә тагыла торган билгесен тапшырды.
Көн тәртибенә чыгарылган иәүге мәсьәлә буенча муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлегенең туган телләр буенча методисты, район башкортлары корылтае башкарма комитеты сәркатибе Халидә Фиргать кызы Вәлиева бай эчтәлекле чыгыш ясап, районыбызда башкорт телен саклап калу үстерү юнәлешендә башкарылганнарны һәр тармаклар мисалында җентекләп анализлады. Аның чыгышын Үрнәк урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Ревинат кызы Зиннәтуллина белән Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлназ Сабир кызы Ситдикова тулыландырды. Каралган мәсьәлә буенча карар кабул иткәндә депутатлар арасында фикер аермалыклары булмады.
Чираттагы мәсьәлә буенча муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасарлары Дамир Фәнил улы Низамов сүз алып, Бюджет процессы турындагы положенияга үзгәрешләр кертү мөһимлеген дәлилләп, бу яклап та депутатлардан тулысынча хуплау тапты.
Муниципаль район Советы депутаты Әлфизә Мәҗит кызы Гайсина үзе сайланган бер мандатлы 16 нчы округта җәелдерелгән эшчәнлеге турында җентекле хисап тотты. Ул да депутатлар тарафыннан бердәм кабул ителде.
Көн тәртибенә чыгарылган барлык мәсьәләләр дә каралып беткәннән соң муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев йомгаклау сүзе белән чыкты, киңәш-тәкъдимнәр җиткерде, депутатларга артабан да бердәм команда булып эшчәнлекләрендә яңа уңышлар теләде.
Читайте нас: