ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
24 сентябрь 2019, 16:55

Яхшы юллар – яшәеш нигезе

Авыл биләмәләрендә бүген юллар төзү һәм ремонтлап тоту иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала. Һәр халык яшәгән пунктта төзек уңайлы юллар яшәеш нигезен тәшкил итүе беркемгә дә сер түгел. Гәзитебезнең алдагы саннарында без алардагы төзү-төзекләндерү эшләренең иң игътибар таләп ителгәне – юлларны карап тоту, дип язып чыккан идек инде. Республика җитәкчелегендә дә, муниципаль район хакимиятендә дә моңа игътибарны йомшартмыйлар. Биләмә башлыклары да бу җәһәттән һәрвакыт хәстәрлек күреп торалар, авыллар эчендә, алар арасында юлларны карап тотуны төп бурычларының берсе итеп исәплиләр.
Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова белән шушы көннәрдә берничә авылны йөреп чыктык.
– Юл һәр урында да кирәк һәм мөһим, – диде ул. – Һәркемнең төзек, чиста урамнарда яшисе, тигез юллардан йөрисе килә. Шуңа да ел әйләнәсенә юлларны карап, җәйләрен тигезләп, кышларын кар көртләреннән даими тазартып торабыз. Язгы-көзге мәлләрдә күп урыннарда юл өслеге бозылуга күләмле техника белән үтүләр сәбәпче, шуңа да юллар кипшенгәнче андый техниканы сирәгрәк файдалану яхшы. Әмма моны яхшы аңлап та, куәтле тракторлар, зур йөк сыйдырышлы автомашиналар көпчәкләре белән юлларны ерып бетерүчеләр дә юк түгел. Әлбәттә, юл хезмәтләрен чакыртып, бозылган өслекне тәртипкә китергәнче бу урыннар шактый уңайсызлык тудырып тора.
Мөмкинлеккә карап, һәр ел кайда да булса юл өслеген капиталь ремонтларга тырышабыз. Бу яклап без муниципаль район хакимиятенең, бигрәк тә тынгысыз йөрәкле Реканс Фәнил улы Ямалеевның һәрьяклап ярдәмен даими тоеп торабыз. Агымдагы елда да бу җәһәттән бездә дә шактый күп эшләр башкарылды: Сыйрышбашта, Каразиректә, Каргалыда, Тозлыкушта урам юлларын ремонтлауга ирештек. Берничәсен карап үтик әле.
Каргалы авылының Яшьләр урамы зур түгел, ярты чакрым тирәсе генә. Анда йортлар да бер якта гына урнашкан әле. Шулай да, киләчәк перспективаны исәпләп, шулай ук биредә яшәүчеләрнең сорау-үтенечләрен канәгатьләндереп, быел шушы урамда яхшылап юл эшләткәннәр. Чит-читләре күтәртелеп, яңгыр сулары агып китәрлек буразналар ясап, нигезенә таш, үзле балчык салып тыгызлап, өстенә яхшылап комташ катламы түшәлгән әлеге юл һәммәсенә дә охшаган. Эшләр барышын хакимият башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Азат Җәүдәт улы Басыйров шәхси контролендә тоткан. Роберт Аллаяров җитәкчелегендәге подряд оешмасы эшчеләре дә намуслы хезмәт салганлыгы күзгә бәрелеп тора.
Каразирек авылында берьюлы ике урамда – Дуслык һәм Кыр урамнарында шулай ук ныклы нигезле юллар салынган. Шәхси эшкуар Илфир Әфләх улы Әхкәмовның булдыклы егетләре аны җиренә җиткереп эшләгән. Карап-саклап тотканда озак еллар хезмәт итәчәге бәхәссез аның.
Сыйрышбашта Исламов урамында да әлеге эшкуарның егетләре тырышлык күрсәткән, шулай ук берничә катлам тыгызлап салынган юл ялт итеп тора.
– Әлбәттә, эшлиселәр күп әле. Юллар төзү-төзекләндерүне дә тәү чираттагы бурычлар исәбеннән төшермәячәкбез. Планлаштырылган күп эшләрне башкарырга табигать шартлары да каршылыктар тудырып кына торды. Мөмкинлек булганда быел да бу юнәлештә эшләрне дәвам итәрбез, киләсе елга алда тагын да зур планнарыбыз бар, – диде Зөлфия Мөбәрәк кызы. – Төрле дәүләт программалары ярдәменә таянып, авылларыбыз инфраструктурасын үстерүгә, ныгытуга көчне кызганмаячакбыз. Республика Хөкүмәте дә, район хакимияте дә, урыннардагы хуҗалык рәисләре Рушан Рифгать улы Гайсин белән Рәсүл Гата улы Фәйрүзов та эшчәнлегебездә төп ярдәмче, киләчәктә дә шулай булырына иманым камил.
Биләмә башлыгы белән йөргәндә күрелгәннәр яхшы тәэсир калдырды. Без башлыча юллар турында гына әңгәмәләштек, ә бит аннан тыш та күп эшләр башкарыла. Әйтик, караңгы мәлләрдә урамнарны яктырту, социаль-көнкүреш объектларын ремонтлау, җылыту, су, электр энергиясе белән тәэмин итү челтәрләрен карап тоту, урамнарны чүп-чардан, кыргый үсентеләрдән арындыру, сулыклар, юл читләрен тазарту, чишмәләрне төзекләндерү һәм башкаларның барысы да шактый чыгымнар таләп итә. Барысын да хәстәрләргә, һәммәсенә дә өлгерергә кирәк. Шул ук вакытта болар биләмәдәге һәр авылда да башкарылырга тиеш. Артабан булдырыганны мөмкин кадәр озаккарак сакларга да кирәк. Шуңа да бердәмлек белән биләмәләрдә яшәешешебезне матурлауда һәммәбезнең дә катнашуы сорала.

Читайте нас: