ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
25 сентябрь 2019, 13:31

Гаиләләрне ныгытучы, мөһим чара

Язмамны күренекле шәхес Лидия Гинзбургның: “Югары һөнәри осталык – һөнәргә әверелдерелгән иҗади сәләт ул”, – дигән канатлы сүзләр белән башлап җибәрүем очраклы гына түгел. “Гаилә” районара үзәге хезмәткәрләре эшчәнлеге турында тәэссораттларым белән уртаклашыр алдыннан нәкъ алар исемә төште дә.
Үз эшләренә мөкиббән бирелгән, аны ямь һәм тәм табып, җиренә җиткереп башкарып, ихтирам һәм хөрмәт яулаган аларны нәкъ үз урыннарында лаеклы кешеләр, дип билгеләргә тулы нигез бар.
Аларның ата-аналар һәм балалар өчен әзерләп оештырган чираттагы чаралары да җиренә җиткереп әзерләнелгән, бөтен вак-төякләренә кадәр уйланылган иде. Чарага районыбызның тарихи-крайны өйрәнү музее директоры Айдар Басыйровны да чакырулары безгә бик фәһемле булды. Айдар Хәйдәр улының районыбыз тарихына сәяхәт иттерүе, музей экспонатлары турында зәвыклы әңгәмәсе һәм ахырда гитара кылларын чиртеп җыр башкаруы да озак истәлек булып сакланачак әле.
Артабан ата-аналар һәм балалар бергәләшеп ярмалар, орлыклар, башка табигый материаллардан файдаланып аппликацияләр ясадык, сабыйларыбыз төсле буяулар, каләмнәр белән сурәтләрне буяды. Туган ягыбыз гүзәллеге турында шигырьләр, җырларны да искә төшердек, кушылып җырладык та.
Шушындый чын бәйрәм кәефе тудыручы чараны оештырып үткәргән “Гаилә” үзәге җитәкчелегенә, хезмәткәрләренә рәхмәтләребез чиксез. Сезгә киләчәктә дә уңышлы эшчәнлек, иҗади хезмәтегездә яңадан-яңа зур казанышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телисе килә.
Ихтирам белән, Гөлназ САФИНА.
Читайте нас: