ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
25 сентябрь 2019, 13:45

Яшьлегендә тырыш булгач

Яңа Балтач авылында игелекле гомер кичерүче хезмәт ветераны Чулпан Җиһангали улы Ижбулдин 90 яшьлек олы юбилеен билгеләде. Аны күркәм гомер үре белән муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов һәм Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Илнур Әмин улын Ханов тәбрикләде.
Чулпан Җиһангали улы 1929 елның 23 сентябрендә Каран авылында туган. Үзләрендә башлангыч, Яңа Балтачта җидееллык, район үзәгендә тулы булмаган урта белем ала, артабан Уфада 12 санлы һөнәрчелек училищены тәмамлый. Токарь, фрезерлаучы белгечлеген үзләштереп, башкала предприятиесендә эшләп йөргән егетне авыл хуҗалыгын күтәрү җәһәтендәге программа нигезендә Рәҗәп МТСына эшкә кайтаралар. Яңа Балтачтагы ремонт мастерскоенда тәүдә гади эшчедән механикка кадәр тормыш мәктәбе үтә, артабан егерме ел аның мөдире була. Хаклы ялга киткәннән соң да дистә ел Ленин исемендәге колхозда эшли.
Тормыш юлдашы – укытучы Җәүһәрә Харис кызы белән алтмыш биш ел тату гомер кичерүләре белән дә сокландыра алар, ике кызлары, бер уллары илебез өчен игелекле булып үстеләр, матур гаиләләр корып яшиләр. Кызлары да хаклы ялда инде.
Дәртләнеп, актив тормыш көтүче бу парга сокланып карарлык. Олы юбилее белән котларга килүчеләрне алар ихатада беткесез мәшәкатьләр белән каршы алдылар. Илгиз Фаил улы изге теләкләренә, ихлас котлау сүзләренә кушып хөрмәтле ил агасына Русия Президенты Владимир Владимирович Путин белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның котлау открыткаларын, истәлекле бүләк тапшырды. Илнур Әмин улы да ихлас котлауларын җиткерде, юбилярга матур бүләк тоттырды. Үз чиратыбызда без дә аны күркәм гомер үре белән тәбрик итәбез, исәнлек-саулык, артабан да имин тормышта пар канатлы бәхетле озын гомер телибез. Бөек Тукай әйткәнчә, Чулпан абый “яшьлегендә тырыш булгач, эшкә биргәч чын күңел картлыгын бүген үткәрә бик матур һәм бик җиңел”...
Читайте нас: