ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
26 сентябрь 2019, 14:41

Изгелектән күңел тулышканда

Халыкара Өлкән яшьтәгеләр көнен каршылап

Бакалы психоневрология интернатының Рәҗәп авылындагы өлкән яшьтәге гражданнары һәм инвалидларны стационар шартларында социаль хезмәтләндерү бүлекчәсе турында гәзитебездә әледән-әле төрле характердагы язмалар биреп торабыз. Биредәге изгелек, хәстәрлекле мөгамәлә, өлкәннәр һәм инвалидлар турында җылы кайгыртучанлык турында күпме генә язсаң да, ихлас хисләрне белдереп бетереп булмыйдыр ул. Халыкара Өлкән яшьтәгеләр көне алдыннан без чираттагы тапкыр монда булдык һәм аның тормышы турындагы тәэссоратларыбызны гәзит укучылар белән дә уртаклашабыз.
Бүлекчә җитәкчесе Фәнзир Мөхәммәдиев безне бусагадан ук чыгып мөлаем елмаеп каршы алды.Вазыйфа урынына туры килеп торучы яшь ир-егетнең беренче күрүдән үк үзенә игътибар җәлеп итә белүе, кул астындагы хезмәткәрләр белән дә, төрле төбәкләрдән җыелган төрле характерлы, өстәвенә шулай ук төрле яшьтәге пациентлар белән дә тиз уртак тел табып эш итүе сокландырды.
Биредә ул былтыр эшли башлаган. Укытучы һөнәренә ия югары белемле Фәнзир Фәнзил улы Яңа Бирдедә туып үскән, туган җирендә кирәк булуына, яраткан шөгыль табуына сөенеп, канатланып эшләп йөрүе күзгә ташланып тора. Бүген коллектив бердәм, уртак максат белән эшләүче 18 хезмәткәрне берләштерә. Җитәкчедән тыш дөньяда төрлесен күргән тәрбияләнүчеләр белән тугыз тәрбияче, ике пешекче, ике табак-савыт җыештыручы, шәфкать туташы, хезмәтләндерү буенча эшче, кастелянша, келәт мөдире мөгамәлә итә. Ә кырык урынга исәпләнелгән стационарда бүген тулысынча дәүләт хәстәрлегендә 39 өлкән яшьтәге граждан һәм инвалид гомер көзләрен кичерә. Зур күпчелекне – барлыгы 27 кеше – ир-атлар тәшкил итә, 12се – төрле яшьләрдәге хатын-кызлар. Тәрбияләнүчеләрнең иң өлкәне Гамбәрия Габделбаян кызы Баяновага Яңа ел көннәрендә 95 яшь тулачак, ул Бакалы районында гомер кичергән, өлкәнәеп, читләр ярдәменә мохтаҗлыгы төшкәч, бирегә китерелгән. Иң яшь пациент – Благовещен районыннан килгән 43 яшьлек инвалид Валерий Владимирович Храмов, ул да үзаллы гына яши алмый, карар-тәрбияләр якын туганнары да юк икән.
Фәнзир Фәнзил улы белән бүлекчә буйлап йөреп чыктык. Кайчандыр Рәҗәп урта мәктәбе интернаты ролен үтәгән ике катлы бина эче төзек, эшләүчеләр һәм биредә тәрбияләнүчеләр өчен дә шартлар яхшы. Зурлыгына карап, бүлмәләрдә берничәшәр кеше яши. Баскычтан икенче катка менгәч тә иң тәүдә хатын-кызлар бүлмәсенә эләктек. Безгә карап елмайган ике апаны фоторәсемгә төшереп алдым. Рәсимә апа Миңнебаева Яңа Бирде авылыныкы, Фәрәһия апа Бикмөхәммәтова Байбулатта гомер кичергәннәр, әле биредә үзләренә күрсәтелгән кадер-хөрмәткә тиенеп, хезмәткәрләргә рәхмәтләр укып, илебез, республикабыз һәм район җитәкчелегенә шөкерана кылып догалар укып яшиләр.
– Гәзит-журналларны бик яратам, – диде Рәсимә апа минем гәзит хәбәрчесе булуымны белгәч. – “Игенче”не, шулай ук “Кызыл таң”, “Өмет”, башка гәзитләрне даими укып барам. Рәхмәт, матур язмалар белән куандырып торасыз.
Апа бөтенләй ишетми дә диярлек, аңа язып аңлатырга кирәк икән. Булдыра алганча үземнән изге теләкләр юллап, артабан бүлмәләр буйлап үттек.
Дүрт тәрбияләнүче урын өстендә икән инде, аларны аеруча җентекле карап торырга кирәк. Без булганда тәрбияче ханым берсен сабый бала урынына кашыклап ашатып тора, бер үк вакытта дәртләндерү сүзләрен дә кызганмый. Әйе, язмыш бирегә килергә мәҗбүр иткән төрле холыклы кешеләр күңеленә дә юл таба белер өчен үз эшеңне яратырга, иң мөһиме – рәхим-шәфкатьле, миһербанлы булырга кирәклегенә тагын бер тапкыр инандым.
Процедуралар кабинетында шәфкать туташы Венера Нургалиеваны эш өстендә тап иттек. Венера Венир кызы биредә тәрбияләнүче Фәһим бабай Хаҗиевка табибә Лена Мөхәммәт кызы Мөхәммәдиева билгеләгән процедураны үткәреп тора иде. Чишмә-Каранда яшәгән бабай да биредә гомеренең көзен үткәрергә мәҗбүр, шәфкать туташы белән дустанә сөйләшеп сүзләре бетми.
Фәнзир Фәнзил улы белән кабинетында әңгәмәләшеп утырдык. Халыкара Өлкән яшьтәчеләр көне белән берьюлы бүлекчәнең үзенчәлекле юбилеен билгеләп үтәргә дә ниятлиләр икән. Быел оештырылуларына 15 ел тулып узган.
2004 елның 11 августы көнне буш торган интернат бинасы яңа сулыш алган – биредә өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидларны социаль хезмәтләндерү үзәге, халыкча әйтсәк, картлар йорты үз ишекләрен ачкан. Бүлекнең беренче җитәкчесе Рәмил Зәкәрия улы Әхтәмов, үз тирәсенә бердәм команда туплап, иң тәүдә 17 кешене хәстәрлек белән чолган алганнар. Еллар үткән саен киңәя, шартлар да яхшыра барган коллективта җитәкчеләр дә алмашынып торган, пациентлар да яңарган. Соңгы көннәрен биредә үткәргән тәрбияләнүчеләрне вафатларыннан соң Рәҗәптәге зиратта да җирлиләр, кайберәүләрен туганнары, танышлары туган җиренә алып кайтып җир куенына тапшыралар икән.
2016 елның 1 июненнән бүлекчә Бакалы психоневрология үзәгенең филиалына әверелә. Аның директоры Флүр Әхкәм улы Мөхәммәтшинны биредә еш күрәләр, бөтен яклап та ярдәмгә әзер кеше икән. Дәүләт карамагындагы тәрбияләнүчеләрнең һәркайсына Бакалыдан килгән табиб-диетолог аерым меню төзи, көненә дүрт мәртәбә төрләндереп кайнар ашлар белән тәэмин итәләр. Менюга өстәмә итеп үз бакчаларында яшелчә-җимешнең күп төрләрен үстерәләр, хезмәткәрләр белән биредә тәрбияләнүчеләр дә кулдан килгәнчә эшләргә тырыша. Бинаның тирә-ягы кар төшкәнгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыруда да хезмәткәрләрнең зур тырышлыгы салынган. Атнага бер тапкыр үз мунчаларында юынып чыга тәрбияләнүчеләр, бүлекчә ачылган көннән алып район үзәк дәваханәсе терапевты Лена Мөхәммәт кызы Мөхәммәдиева күзәтүе астында тотылалар. Ел саен дәваханәгә флюорографик тикшеренүгә, рентген үтәргә Яңа Балтачтагы филиал белән уртак ашыгыч ярдәм машиналарында йөртәләр икән.
Бүлекчә Бакалыга караса да, аның эшчәнлеген муниципаль район хакимияте даими хәстәрләп тора, дип белдерде Фәнзир Фәнзил улы. Хакимият башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова биредә еш була, һәр көнне шылтыратып, эшләр барышы белән кызыксынып тора икән. “Гаилә” үзәге белгече Әлфия Альфред кызы Гәрәева да биредә көтеп алынган кунак кына түгел, ә күп тәрбияләнүчеләрнең язмышларын хәл итүче изгелек фәрештәсе дә, диделәр. Пациентларның зур күпчелеге – 75 проценты – үзебезнең район кешеләре. Шулай ук биредә тәрбияләнүчеләр арасында Бүздәк, Бакалы, Благовещен, Благовар, Шаран, Сибай, Учалы төбәкләре вәкилләре дә бар.
Мөдир кабинетыннан чыгып барганда коридорда җанлылык күзгә бәрелде. Тәрбияләнүчеләр аш бүлмәсенә – төшке ашка җыелалар икән. Сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәл артында аларны төшереп алдым. Аш-суның тәмле исләре бөтен коридорга таралган, иң таләпчән, нәзберек пациентларның да аппетитын уятып торырлык. Абый-апалар алларына килгәнне яратып ашыйлар, йөри алмаганнарга аш-су китереп бирелә. Ә инде урын өстендәгеләрне тәрбиячеләр ашатуы турында язып үткән идем.
Бу изге йорт хуҗалары белән саубуллашып кайтырга кузгалганда күңелемне төрле хисләр биләде. Биредә кемнәр генә юк һәм гомерләрен алар ничек кенә үткәрмәгәннәр... Шулай булса да, дәүләтебез өчен алар бер дә артык түгел, һәркайсына игътибар, күңел назы юмарт өләшелә. Биредә эшләүчеләрне мин һәммәсен дә изгелек фәрештәсенә тиңләр идем. Чынлап та, шундый бит алар – төрле холыклы, һәркайсы үзенә игътибар таләп иткән, юкка гына да үпкәләргә дә әзер торган, күбрәге чирле кешеләр белән көн саен аралашып эшләү зур осталык, сабырлык, күңел җылысын салу таләп итә. Ә биредә нәкъ шундыйлар – үз эшенең чын осталары гына җыелган, дип әйтергә тулы нигез бар.


Читайте нас: