ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
5 октябрь 2019, 13:12

Акциягә бердәм кушылып

Бишенче октябрьдә бердәм "Яшел Башкортстан" акциясе чикләрендә районыбыз биләмәләрендә дә агач утырту акциясе үтте. Район үзәге Чакмагышта бу җәһәттән дүрт участок әзерләнгән иде. Иртәнге унда район мәдәният йорты янәшесендәге мәйданда авыл биләмәсе башлыгы Фаил Ишморатов акциядә катнашучыларга аңлатмалар җиткерде, эш участокларын билгеләде. Биредә һәм мәчет янәшәсендә агач утыртуда катнашучы оешмалар һәм учреждениеләр хезмәткәрләре берничә йөз төп анач утырты. Биредә шулай ук муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның урынбасарлары Илгиз Фаил улы Ихсанов, Светлана Фларис кызы Шакирова, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усманов, хакимият хезмәткәрләре, волонтерлар хәрәкәте вәкилләре дә бар иде.
Читайте нас: