ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
9 октябрь 2019, 18:02

“Балачагыбыз бакчалары”ннан – призлы урыннар яулап

Үткән атнада “Вояж” туризм, экология һәм ял үзәгенең экология бүлеге “Умникум ток-үзәге”ндә “Балачагыбыз бакчалары” дип исемләнгән Х фәнни-гамәли конференция үткәрде. Анда 13 шәһәр-районда урнашкан дүрт дистә мәктәп укучылары катнашты.

Конференциядә Чакмагыш беренче санлы, Яңа Балтач, Иске Калмаш һәм Имәнлекул урта мәктәпләре укучылары район данын яклады. Алар фәнни җитәкчеләре белән берлектә әзерләнгән югары дәрәҗәдәге тикшеренү эшләрен тәкъдим итте һәм үзәккә үзләре барып һәм скайп бәйләнеше аша он-лайн режимында 5 номинация буенча чыгыш ясады.

“Яшелчә үстерү” номинациясендә Имәнлекул урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Ландыш Гурбанморадова (укытучысы Л.М.Сәлмәнова) – 1-нче, “Бакчачылык” номинациясендә шул ук мәктәптән шул ук укытучы җитәкчелегендә әзерләнгән 5 сыйныф укучысы Риназ Гыймалетдинов һәм Чакмагыш беренче урта мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Вилена Вилданова (А.Р.Хәмәдиева) – 2-нче, “Чәчкә үстерү” номинациясендә катнашкан Иске Калмаш урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Виолетта Черепанова (П.Р.Макулова) – 2нче, “Ландшафт дизайны” номинациясендә Яңа Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Дилбәр Әбдиева (Р.Г.Ситдикова) 3нче призлы урынны яулауга иреште.

Укучыларыбызны бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа фән үрләрен яулауларын телибез.


Гөлназ Вилданова,

район методик берләшмәсе җитәкчесе.
Читайте нас: