ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
10 октябрь 2019, 17:13

Юмаш авылында балалар бакчасы ачылды

Республика көне алдыннан әлеге вакыйга биредә эшләүче коллектив, сабыйлар, әти-әниләр, авыл халкы өчен дә зур бәйрәмгә әверелде. 95 балага тәгаенләнгән “Балачак иле” балалар бакчасы кыска вакыт эчендә төзелде. Сабыйларны тәрбияләү өчен монда барлык шартлар булдырылган: йокы бүлмәләре белән 5 төркем өчен бүлмә, музыка һәм спорт залы барысы да иркен, матур һәм заманча итеп эшләнгән. Балалар бакчасы шулай ук “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект” программасының нәтиҗәле үрнәге булып тора.
Бакчаны ачу тантанасында БРХөкүмәтенең Премьер-министр урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рәиф Рамазан улы Абдрахманов,БРмәгариф министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айбулат Вәкил улы Хаҗин, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев,”БЛЭК”җәмгыяте җитәкчесе Тимур Илдар улы Вилданов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генераль директоры Вадим Васильевич Соколов,БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты,җаваплылыгы чикләнгән“Сихәт”җәмгыяте директоры Ирек Марс улы Усманов,хакимият башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Азат Җәүдәт улы Басыйров,мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева һәм башкалар катнаштылар.Кунаклар олы тантана белән балаларны, әти-әниләрне котлап, изге теләкләрен ирештерделәр . Әлеге вакыйга уңаеннан сабыйлар,Юмаш урта мәктәбе укучылары концерт программасы әзерләгәннәр. Бакча ачылу куанычын алар җырлар һәм шигъри юллар аша белдерделәр.
(Бәйрәмнән тулырак репортажны гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз).
Читайте нас: