ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
11 октябрь 2019, 19:45

РЕСПУБЛИКА КӨНЕНӘ БАГЫШЛАП

Чакмагыш районында Республика көне киң билгеләп үтелде. Район үзәгендә иртәнге 9 сәгатьтән авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе башланды. Салкынга һәм яңгыр явып торуга карамастан, сатучылар һәм сатып алучылар да ярыйсы гына булды. Киң ассортиментта азык-төлек һәм башка товарлар гадәттәгедән очсызрак хакка күп сатылды.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре матур бәйрәм концерты белән сөендерде. Ярминкәдә катнашучыларны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова сәламләп, бәйрәм белән тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде, көн дәвамында барачак чараларда катнашырга чакырды.
Ярминкә мәйданында почтамт, "Игенче", "Кызыл таң", "Тулпар", "Өмет" редакцияләре хезмәткәрләре ташламалы хаклар белән матбугат басмаларына яздырды. Бик күп якташларыбыз моннан уңышлы файдаланды, өстәвенә саллы бүләкләргә дә ия булды.
Кичен район мәдәният йорты ихатасындаматур бәйрәм концерты, күмәкләшеп республика Гимнын башкару һәм "Мин Чакмагышымны яратам" арт-объектын ачу тантанасы үтте. Бәйрәм кәефен туктаусыз явып торган яңгыр да, салкын һава торышы да сүрелдерә алмады.
Читайте нас: