ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
16 октябрь 2019, 12:26

Авыл халкы рәхмәтле

Районыбыз авылларында республика, дәүләт күләмендәге программалар һәм проектлар чикләрендә бихисап ремонт-төзекләндерү эшләре башкарылды. Шул уңайдан анда яшәүчеләр еш кына шатлык-сөенечләре белән уртаклашып безнең редакциягә мөрәҗәгать итәләр. Үткән атнада Рәсмәкәй авылыннан хезмәт ветераны Лена апа Музыкантова килеп, яхшы хәбәрләрен җиткерде.
–Соңгы елларда район үзәгендә һәм авыллардагы төзекләндерү-ремонт эшләре барышы турында яраткан гәзитебез аша даими танышып торабыз. Быел исә безнең кечкенә Рәсмәкәй авылында да уңай якка үзгәрешләр күп булды. Иң тәүдә күпләрне борчыган юл мәсьәләсе хәл ителде: урам юлына ремонт ясалды, урамнарны караңгыда яктырту системасы төзекләндерелде, хәзер кичләрен, төннәрен дә авыл урамнары яп-якты. Авылдашларым тырышлыгы белән зират коймасы яңартылды, буялды. Биредә мәрхүмнәрне соңгы юлга озату өчен кирәк-яраклар булдырылды, махсус җиһазландырылган вагон урнаштырылды. Авылыбызга кергән юлда уңайсызлык тудырган чаган агачлары киселде һәм башка әһәмиятле эшләр башкарылды. Безнең Рәсмәкәйдә яшь гаиләләр дә бихисап. Сабыйлар өчен уен мәйданчыгы булдырылды. Болар барысы да бер ел эчендә эшләнгән эшләр бит. Гәзитебез аша муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатовка, гомумән, төзекләндерү эшләрендә катнашы булган һәр җитәкчегә һәм эшчегә, авыл старостасы Тамара Александровна Митрофановага барлык рәсмәкәйлеләр исеменнән рәхмәт белдерәбез. Эшләрендә бары тик уңышлар, сәламәтлек, иминлек телибез. Әнә шулай, безнең авылга бәхет ишелде быел. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан авыл хуҗалыгында эшләп хаклы ялга чыккан барлык олы кешеләр хөрмәтләнде. Адәм баласына булган кадер хөрмәт, җылы сүз аны күкләргә күтәрә шул. Шагыйрь әйтмешли, бер җылы сүз җитә кешегә…
Киләсе елларда да авылыбызны төзекләндерү, чиста тоту буенча кулыбыздан килгәнчә, матур эшләр башкарыйк. Балаларыбыз, оныкларыбызны тәүфыйкларыннан яздырмыйча, тормышыбызда эчүчелек, яманлык үтеп кереп гаиләләребездә тынычлыкны, иминлекне югалтмаска Ходай ярдәм итсен иде. Һәр туган көнебезгә шатлык, өстәлдәге нигъмәтләргә, тыныч аяз көннәргә шөкер итеп яшәргә язсын.
Читайте нас: