ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
24 октябрь 2019, 13:47

“02” искәртә

Авылларда өйдән-өйгә кереп, кешеләр күңелендә ышаныч яулап алып, төрле тәкъдимнәр белән акчаларын яки кыйммәтле әйберләрен буш кәгазьләргә, я булмаса башка әйберләргә алмаштырып алдап китүче чегәннәр йөри башлавы турында каза кирүче райондашларыбыз, аеруча өлкән яшьтәгеләр эчке эшләр бүлегенә еш мөрәҗәгать итә башладылар.
Мәсәлән, күптән түгел ике шундый ханым бер авылда ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге әбинең йортына килеп керәләр. Үзләре белән тәм-том алып килгән әлеге мут ханымнар әби белән чәй табыны артында бик әйбәтләп әңгәмәләшеп утыралар, сүз арасында “акча реформасы үтүе, яңа төр банкноталарга алмаштыру өчен район үзәгенә банкка барып, бик озак чиратта торырга туры киләчәге, өстәвенә яңа акчаны күпмедер суммада гына бирәчәкләре” турында ышандырып, әбинең барлык хәзинәсен (ә ул шактый зур сумма акча була!) “прикол банкы” дип чыгарылган, ягъни ялган кәгазьләргә “алмаштырып” чыгып китәләр. Бик зур мәшәкатьләрдән җиңел котылуына сөенгән әбекәйнең алдануы бик соң – балалары ялга кайткач кына билгеле була...
Икенче бер авылда әби белән бабайның күз алларында “йортларына бәла-каза теләп яткан зур сумма акчаларын өшкерәләр”.Сәгать ярымнан гына өлкәннәр үзләрен ничек төп башына утыртканнарын ачыклыйлар: кулъяулыкта күз алларында өшкерү өчен әлеге ханымнар төргән акчалар урынына... коры кәгазьләр генә булып чыга!..
Яки соңгы көннәрдән бер очрак. Ерак авылда яшәгән әби янына да ике чегән хатыны күчтәнәчкә пицца алып килеп керәләр. Сүз әвәрә сүз чыгып, алар әбинең бүген генә алган пенсиянен һәм тагын хәзинәдә булган акчасын “өшкереп, төрле бозымнардан арындырып бирергә” сүз куешалар. Тегеләр китеп 90 минутлап вакыт узгач, әби кулъяулыгын таратып караса... 20 мең сум акчасы коры кәгазь кисәкләренә әверелгән! Әбекәй ерак Себердә яшәүче кызына аһ-зарын җиткерүгә, ул район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итә. “Кайнар эзләр” буенча әлеге мут бәндәләр тоткарланды, әбинең хәләл акчасы кайтарылды, әлбәттә.
Шушы вакыйгаларга юл куймас, төрле шикле бәндәләрнең мутлыгы корбаннары булмас өчен барлык райондашларыбызга түбәндәгеләргә игътибар юнәлтергә кирәклеге турында кабат мөрәҗәгать итәбез:
· таныш булмаган шикле кешеләрне ихатагызга, йортыгызга, фатирыгызга кертмәскә тырышыгыз. Әгәр андыйлар ныкышмалылыгын дәвам итә икән – төрлечә тавыш чыгарып, күрше-тирәләрнең, үтеп баручы кешеләрнең игътибарын җәлеп итегез;
· төрле хезмәтләрдән (газ, электр, су һәм башка хуҗалыклар) тикшерү үткәрергә килдек, дигән кешеләрне кертер алдыннан тәүдә махсус таныклыкларын күрсәтүләрен сорагыз, мөмкин булса – шул оешма-учреждениеләргә шалтыратып, андый кешеләрнең чынлап та эшләвен һәм алар әйткән йомышны үтәргә җибәрелүләрен ныклап белешегез ( телефоныгыз булмаса, күршеләргә, үтеп баручы кешеләргә мөрәҗәгать итәргә дә була);
· төрле вәгъдәләр бирүчеләргә, я булмаса “акча алмашына”, “фатир (йорт) эчендә кирәкле” дип алдашып, көчләп сатылган әйберләргә ышанмагыз, хәләл акчагызны “өшкерергә” дә бирмәгез, эре акчаны таныш булмаган кешеләргә вакламагыз да;
· гомумән, үз йортыгыз яки ихатагызга таныш булмаган шикле кешеләрне кертмәгез, арзан бәягә әйбер тәкъдим итүчеләргә дә ышанмагыз.
Артык ышанучанлыгыгыз белән бәла-казага ююлыккан очракта тиз арада биләмә хакимиятенә, участок уполномоченныена, полициянең дежур частенә хәбәр итегез, бу сезгә колак каккан хәләл малыгызны кире кайтарырга ярдәм итер, дип ышанабыз. Чит кешеләрнең яки автотранспорт чараларының билгеләрен (киемнәрен, йөз-чалымнарын, машина төсләрен, номерларын һәм башкалар) истә калдырырга тырышыгыз, бу да җинаятьчеләрне “кайнар эз”ләр буенча ачыкларга ярдәм итәр. Кабатлап белдерәбез: акчагызга бозым салучылар юк, ә аларны кесәгездән йолып алырга теләүче комсыз мут бәндәләрнең тозагына эләгергә әзер торучы беркатлы кешеләр генә була!
Һәммәгезгә дә иминлек телибез.

Руслан Төхбәтуллин, участок уполномоченныйлары инспекциясе җитәкчесе.
Читайте нас: