ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
24 октябрь 2019, 14:10

Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне

Һәр чын егет Ватаны чикләренең кагылгысызлыгын саклауны намус эше итеп кабул итәргә тиеш. Элекке заманнардан ук килгән шушы гыйбарә безнең илебездә бүген дә көнүзәклеген югалтмый. Шуңа да ил сагына басучы – хәрби хезмәткә чакырылучы егетләрне тантаналы шартларда изге бурычларын үтәргә озату һәрвакыт истәклекле, матур вакыйгага әверелә.
Районыбыздан хәрби хезмәткә көзге чакырылышта китүчеләрне озату кичәсе быел да истә калырлык чагу тамаша булып күңелләрдә сакланачак. Ул көнне Балалар иҗат үзәгенең тамаша залы чын-чынлап хәрби-патриотик тәрбия үзәгенә әйләнде. Тамаша залы һәм сәхнә бергә тоташып, гасырлардан килгән каһарманлык, илебез сагына китәчәк егетләребез өчен горурлык хисләре бергә үрелде, күңелләрне айкады.
Тантана геройларына изге теләкләрен, үгет-нәсихәтләрен, аларның әти-әниләренә, туганнары һәм якыннары, дусларына кинәшләрен иң тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова күңелләргә үтеп керерлек сүзләр белән җиткерде. Аның ихлас әйткәннәре аналарча кайгыртучанлык, баһадир уллар үстергән әти-әниләргә рәхмәт хисләре, якташларның төрле хәлләрдә дә югалып калмыйча, сынатмыйча, данлы традицияләргә тугры булып калачакларына ныклы ышаныч белән дә сугарылган иде.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Сихәт” җәмгыяте директоры Ирек Марс улы Усмановның изге фатихасы да бик урынлы, фәһемле яңгырады. Әйткәндәй, төрле чаралар үткәрүдә озак еллар ярдәмләшеп килүче юмарт иганәче якташыбыз бүген дә фойедагы күргәзмәне һәм “Форвард” республика хәрби реконструкциясе җитәкчесе белән “Студент инициативаларын үстерүнең иҗтимагый фонды” яшьләр хәрәкәтенең республика фонды җитәкчесен әлеге очрашуда катнаштыруда матди ярдәм күрсәтте.
Борынгы заманнардан ук ил сагында торучыларны дин әһелләре Ходай илчеләре итеп зурлаган һәм аларга изге догалар белән фатиха биргән. Район иман-хатибы, мәхәллә мөхтәсибе Галим хәзрәт Шакиров та булачак хәрбиләргә изге фатихсына кушып, Корьән аятьләре дә укып ишеттерде.
Районның хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбировның чыгышы чын хәрбиләрчә кыска һәм шул ук вакытта үз эченә күпне сыйдырган бай эчтәлекле дә булды. Егетләрнең һәркайсына хезмәткә китәр вакыты төгәл билгеләнгән чакыру кәгазьләрен – повесткалар тоттырганда ул аларга намусларын керсез саф сакларга кирәклеген җиткерде, изге бурычларын үтәгәндә тырышлык салырга чакырды, әти-әниләре, дуслары белән хәбәрләшеп торуларын һәм хезмәтләрен тутырып, яхшы хәбәрләр белән генә йортларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Алып баручылар җитәкчелегендә егетләребез күмәкләшеп һәр изге теләкне тайпылышсыз үтәргә, үзләренә күрсәтелгән ышанычны акларга, илебез иминлеген – димәк, лаеклы киләчәгебезне күз карасыдай сакларга тантаналы ант бирде.
Артабан хәрби хезмәткә алыначак егетләргә матур эчтәлекле җырлар, дәртле биюләр багышланды. Кичәнең өченче өлешендә Уфадан “Форвард” хәрби реконструкция үзәге җитәкчесе Александр Курбанов белән “ФОРСИ” (Студент инициативаларын үстерүнең иҗтимагый фонды) яшьләр хәрәкәтенең республика фонды директоры Тимур Баембетов яшьләр өчен фәһемле лекцияләр укыды.
Читайте нас: