ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
24 октябрь 2019, 14:12

Иминлек һәм уңайлылык – төп бурычыбыз

Чакмагыш автостанциясе кассиры Лилия Сафина белән әңгәмә
Әңгәмәдәш – Фәнис ӘМИРХАНОВ.
Көнгә чыксаң, һәркайсыбызга теге яки бу сәбәпләр белән каядыр барырга кирәк була. Әлбәттә, бүген, һәр йортта диярлек шәхси автотранспорт булганда, күпләр өчен юл йөрү проблема тудырмый. Ләкин шул ук вакытта, кем әйтмешли, “атсыз” якташларыбыз да юк түгел. Аннан соң машинаңның да я төзексезлеге килеп туа, яки башка бер мәшәкате килеп чыга. Нәкъ шундый мәлләрдә гадәттә без җәмәгать транспортыннан файдаланырга күнеккәнбез. “Башавтотранс”ның Дүртөйле төбәгенә караган Чакмагыш автостанциясе озак еллар бу җәһәттән сыйфатлы хезмәтләндерүе белән халык ихтирамын яулады. Аның бүгенгесе турында – кассир Лилия Сафина белән әңгәмәбез.
–Лилия Рифгать кызы, Сез бу системада яңа кеше түгел инде. Элеккеге чор белән бүгенгесе арасындагы хәлләрне искә төшереп үтик әле.
–Әлеге вазыйфамда унике ел хезмәт салам инде. Әлбәттә, элегрәк эшчәнлегебез гөрләп барды, дип әйтә алам. Иртән яктырганчы ук һәм кичке караңгыга кадәр күп дистә рейслар озатырга, йөзәрләгән пассажирлар белән эш итәргә туры килә иде. Сменалап берничә кеше эшләдек, пассажирлардан да, җитәкчеләрдән дә гел яхшы сүзләр генә ишетә идек.
Белүегезчә, базар шаукымы безнең системага да авырлыклар китерде. Каты көндәшлек шартларында эшчәнлегебез зыянлыга әверелде, маршрутлар саны күпкә кимеде, соңгы мәлләрдә Чакмагыштан гына түгел, Шаран, Бакалы якларыннан да Уфага маршрутлар ябылып беткән иде хәтта. Көненә дистәгә якын гына маршрутны хезмәтләндергәч, хезмәткәрләр саны да кыскартылды. Шуңа карамастан, эшчәнлекне сүрелдермәскә тырыштык – үткенче маршрут автобусларын хезмәтләндерә тордык.
–Ә алар шактый әзәйгән иде бугай?..
–Әйе, безнең аша Нефтекама – Октябрьский, Яңавыл – Октябрьский кебек шәһәрара, Чакмагыш – Дүртөйле, Чакмагыш – Семилетка районара маршрутлар торып калган иде, шулай ук урындагылардан Аблай һәм Яңа Почкак тарафларын хезмәтләндерүне дәвам итә алдык.
–Соңгы елда байтак уңай үзгәрешләр булды…
–Дөрес әйтәсез, Башкортстан Республикасының яңа җитәкчесе Радий Фәрит улы Хәбиров эшчәнлегенең тәүге көннәреннән үк җәмәгать транспортында пассажирлар хезмәтләндерүне аякка бастыруны төп юнәлешләренең берсе итеп билгеләде һәм аны тормышка ашырып килә дә. Шәһәр эче һәм яны маршрутлары эшчәнлеген җайга салганнан соң шәһәрара пассажирлар әйләнешен дә җайландырып җибәрде. Белүегезчә, быел 10 августтан Чакмагыш – Уфа, Шаран – Уфа, Бакалы – Уфа маршрутлары да кабат ачылды. Алай гына да түгел, аларны өрь-яңа, бөтен уңайлыкларга ия “Форд-Транзит” автобуслары хезмәтләндерә башлады.
–Бу турыда җентекләбрәк тукталып үтик әле…
–Аларны әлеге маршрутлар ачылган мәлдә тасвивлап язып чыккан идегез инде. Шулай да кабатлап үтәм: җылы, иркен, уңайлы, иң мөһиме – яңа һәм тәҗрибәле водительләр идарә иткән ул автобусларда йөрү уңайлы да, хәвефсез дә. Өстәвенә дәүләт өлгеле билет командировкаларга йөрүчеләр өчен расламалы түләү документы да булып кала. Әйткәндәй, билетларны элеккечә ун көн алданрак та алырга мөмкин, студентлар һәм балалар өчен ташламалар да гамәлдә. Студентларыбыз Кушнаренкода күп укый – ә дәүләт автобуслары, элеккечә, биредәге автостанциядә дә тукталып үтә, бу исә алар өчен бик отышлы. Әти-әниләргә дә балалары өчен борчылып утырасы түгел.
–Автобусларның хәрәкәт графигын тагын бер тапкыр хәтергә төшереп үтик әле…
–Безнең автостанциядән Уфага дүшәмбедән шимбәгә кадәр автобус ике мәртәбә – иртән 8 сәгать 50 минутта, көндез 15 сәгатьтә кузгала, Уфадан кайтыр юлга 12 сәгать 20 минутта һәм 17 сәгать 30 минутта чыга. Якшәмбе көннәрендә бер генә рейс ясый: 17 сәгатьтә Уфага китә һәм кайтыр юлга 19.30 сәгатьтә кузгала. Билет хакы 250 сум, 12 яшькә кадәрге балаларга шуның нәкъ яртысын – 120 сум түлисең, студент билетын күрсәтүчеләргә 20% ташлама каралган – алар билетны 200 сумга ала. Автостанциябез аша һәр көнне икешәр тапкыр Бакалы – Уфа һәм Шаран – Уфа автобуслары да тукталып уза. Бездән Уфага алар 7 сәгать 40 минутта һәм 15 сәгать 40 минутта кузгалып китсә, кайтканда 11 сәгать 15 минутта һәм Бакалы автобусы 19, Шаранныкы 18 сәгатьләрдә кереп чыгалар. Бу автобуларга бездән Уфага кадәр тулы билет хакы 230 сум, балаларга – 110 сум, студентларга 180 шәр сум тәшкил итә. Уфага һәм әлеге район үзәкләренә яки шушы юнәлештәге авылларга юлы төшкәннәр бу уңайлыктан да рәхәтләнеп файдалана ала.
Шулай ук Нефтекама – Октябрьский, Яңавыл – Октябрьский шәһәрара маршрутлары, Дүртөйлегә, Семилеткага районара маршрутлар, урындагы Аблай, Яңа Почкак маршрутлары да сакланып калды. Әйткәндәй, районара һәм урындагы маршрутларны да хәзер яңа “ПАЗ” автобуслары хезмәтләндерә.
–Боларның барысы да – республика җитәкчелегенең хәстәрлеге, дигән идек…
–Әлбәттә! Кешеләргә уңайлылык һәм иминлек тәэмин итүне төп бурычыбыз итеп исәплибез. Бинабызда кечкенә генә булса да көтү залыбыз бар, автобусларга чыгу мәйданы да пөхтә һәм тигез, башка уңайлыклар тудырырга да тырышабыз. Пассажирлар агымы күбәя төшсә, өстәмә маршрутлар да булачагы бәхәссез. Дәүләтебез хәстәрлегенең үзәгендә нәкъ кешеләр мәнфәгатен кайгырту барыбыз да белеп торабыз.
–Җентекле әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә яңа уңышлар телибез.
–Рәхмәт. Кабаталап әйтәм, без райондашларыбыз мәнфәгатьләрен хәстәрләп эшлибез. Сорауларыгыз килеп туса, автостанциягә эш сәгатьләрендә 3-16-54 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз. Барыгызны да теләп хезмәтләндерергә әзербез.
Читайте нас: