ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
29 октябрь 2019, 17:35

Имамнар җыены үтте

Бүген Сыйрышбаш авылының “Йосыф” мәчетендә район имамнары очрашып, көн кадагында торган, борчыган проблемалар, алда торган бурычлар турында сөйләштеләр. Җыелышта дүрт район мөселманнарының имам- ахуны Рамил хаҗи Исәнбердин, муниципаль район хакимиятенең мәгълүмат - аналитика бүлеге җитәкчесе Айгөл Нәбиева, Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Зөлфия Камалова катнашты. Очрашуны районның имам- мөхтәсибе Галим хәзрәт Шакиров алып барды. Ул мондый җыеннарның, фикер алышу, эш тәртибе белән уртаклашу өчен бик тә файдалы булуын ассызыклады. (Теманың дәвамын гәзитебезнең киләсе санында укый аласыз).
Читайте нас: