ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
30 октябрь 2019, 13:22

Һәркайсы – үз эшенең остасы

Район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары бүлекчәсендә бүген һәркайсы үз эшенең чын осталары булган ундүрт полиция хезмәткәре тупланган. Алар белән зур тәҗрибәле, эшендә күп уңышлар яулаган, бүлектә олы ихтирамга ия полиция майоры Руслан Илһам улы Төхбәтуллин җитәкчелек итә.
Бүлек начальнигы, полиция полковнигы Нияз Ринат улы Казаевның участок уполномоченныйларын подразделениенең әйдәүче хезмәткәрләре дип атавы да урынлы, чөнки һәр көнне, тәүлекнең теләсә кайсы мәлендә алар постта. Әлеге хезмәткәрләр үзләре берекетелгән авыл биләмәләрендә хокук тәртибе тантанасын тәэмин итә. Участок уполномоченныйларының вазыйфа бурычына көнкүрештә авыр һәм аеруча авыр җынаятьләр кылуга юл куймау максатында полиция хезмәткәрләре игътибарына эләккән һәр кеше белән профилактика алып бару йөкләтелгән. Мәсәлән, даими рәвештә гауга чыгарырга әвәс, иректән мәхрүм ителмичә кылган җынаятьләре өчен җәза срогы үтүчеләр, холык төзәтү урыннарыннан вакытыннан алда шартлы иреккә чыгарылган кешеләр, элек җәза срогын үтеп, әлеге мәлдә административ күзәтчелек астында тотылган граңданнар, башка төр вак хокук тәртибе кагыйдәләрен бозучылар һәрвакыт участок уполномоченныйларының игътибарында тотыла. Болардан тыш алар шулай ук үз участокларында вак урлашулар, гаилә ызышлары, күршеләр белән гаугалашу кебек күренешләргә дә юл куймаска тиеш. Гомумән, участок уполномоченныйлары үзләренә беркетелгән биләмәләр авылларында тәртип сакларга бурычлы.
Руслан Илһам улы белән агымдагы елның узган тугыз аенда әлеге хезмәт эшчәнлеге күрсәткечләре турында әңгәмәләштек. Шушы чорда участок уполномоченныйлары полиция бүлегендә кабул ителгән 1625 материалны карап, алар буенча 537 очракта җинаять эше кузгатмыйча гына хәл итеп булуны дәлилләгән, 181 эш тәфтишчеләргә артабан чара күрү өчен тапшырылган, 91 җинаятьне “кайнар эзләр” буенча ачканнар. Уртача алганда, бер участок уполномоченные 7,6 җинаятьне ачкан, килеп чыга. Шушы тугыз айда бу хезмәт вәкилләре 705 административ протокол тутырган.
Бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегендә 174 кеше профилактика исәбендә тора, 134 якташыбыз иректән мәхрүм ителмичә җинаять кылган өчен җәза үтә, холык төзәтү учреждениеләрендә тотылудан вакытыннан элек шартлы азат ителүчеләр – 4 кеше, шулай ук административ күзәтчелектә элек хөкем ителгән 9, авыр һәм аеруча авыр җинаять кылып, җәзасын үтәп кайтып та, кабат тайгак юлга басмасыннар өчен даими игътибар үзәгендә тотылучы 10 райондашыбыз бар. Аларның һәркайсы белән участок уполномоченныйлары эшли, төзәлү ююлына басмасалар – иректән мәхрүм итү учреждениеләренә юнәлтмә бирә. Күзәтелгән чорда вакытыннан алда шартлы рәвештә иреккә чыгарылган якташларыбызның җәза срогын катгыйга үзгәртергә туры килмәве – участокларда эшчәнлекнең үзбиеклегендә куелуына ачык дәлил.
Үз хезмәтенең чын осталары буларак, җитәкчеләре миңа участок уполномоченныйлары – полиция капитаны Борис Рәиф улы Галиев белән полиция лейтенанты Юрий Валерьевич Асанбаевны мактап телгә алды. Борис Рәиф улы Калмашбаш, Рапат авыл биләмәләренә караган төбәктә хезмәт сала. Ел башыннан барлыгы 119 материалны караган, 87 очракта җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар чыгарылган, 116 административ протокол тутырган. Әйткәндәй, ул сентябрь аенда гына да 9 хокук тәртибе бозу очракларын “кайнар эзләр” буенча ачкан, бер җинаять кылуны ачыклаган.
Юрий Валерьевич Асанбаев Балтач авыл биләмәсен хезмәтләндерә. Бу егет туранда да тик җылы сүзләр генә йөри. Ел башыннан ул 76 материал белән эш иткән, 59 очракта җинаять эшен кузатмыйча гына хокук тәртибен бозу очрагына чик кую мөмкинлеген дәлилләгән, 12 хокук тәртибен бозу очрагын ачкан, шулай ук бер җинаять кылынуын ачыклаган.
Җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча җәмәгатьчелек комиссиясе рәисе буларак, миңа һәр көнне дистәләгән полиция хезмәткәре белән аралашырга, алар эшчәнлеге белән танышырга туры килә. Участок уполномоченныйлары, чынлап та, бүлектә иң кирәкле, иң мөһиме подразделениеләрнең берсе булып тора. Бу бурычны да иң ышанычлы, булдыклы, яхшы әзерлекле хезмәткәрләргә ышанып тапшыралар. Безнең районыбызда хезмәт салган егетләр аны тырыш хезмәте, вазыйфа бурычларына намуслы карашы, райондашларыбызга ипле мөгамәләсе, хокук тәртибен бозучыларга катгый теләпчәнлеге кебек сыйфатлары белән тулысынча аклап килә.

Ринат ФӘТЫЙХОВ, җәмәгатьчелек советы рәисе,

отставкадагы полковник.
Читайте нас: