Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, күптәннән килгән традиция буенча, муниципаль район хакимиятендә фидакарь хезмәтләре белән районыбыз казанышларын арттыруга өлеш кертүче бер төркем якташларыбызны бүләкләү тантанасы үтте. Лаеклы бүләкләрен тапшырыр алдыннан һәркайсына мөрәҗәгать итеп, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев аларны тормышыбызны яхшырак, җәмгыятебезне тупланганырак итәргә өлеш кертүчеләр дип атады, төрле елларда төрле тормакларда тырыш хезмәт күрсәтүләре өчен ихлас рәхмәт белдерде.
“Башкортстан Республикасы төзелүгә 100 ел” юбилей медале белән бүләкләнделәр:
Мәгъфия Нуретдин кызы Зиннәтуллина – Чакмагыш беренче урта мәктәбендә хезмәт салып хаклы ялга киткән педагогия хезмәте ветераны, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы. Аны күп буын чакмагышларга белем һәм тәрбия биргән талантлы педагог итеп беләләр һәм ихтирам итәләр. Бүгенге бүләк күпсанлы укучылары исеменнән олы рәхмәт билгесе дә булып кабул ителсен.
Рәзинә Рәшит кызы Гыйззәтуллина – район үзәк дәваханәсе ветераны, Ташкалмаш фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры, социалистик ярыш җиңүчесе, Башкортстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре. Республикабыз үсешенә керткән зур өлеше, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендәге аерым казанышлары өчен дә бүләкләнде.
Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең Рәхмәт хаты белән өч эчке эшләр бүлеге ветераны бүләкләнде:
Ринат Ханнан улы Кәримов – отставкадагы милиция полковнигы. Аның җитәкчелегендә район эчке эшләр бүлегендә яхшы кадрлар тупланды һәм яшь алмаш тәрбияләнде. Әлеге бүләккә районыбыз үсешенә шәхсән керткән өлеше һәм, актив җәмәгатьчелек позициясе өчен лаек булды.
Рим Хәбибрахман улы Мусин – отставкадагы милиция майоры. Хезмәте чорында үзен уңай яктан гына күрсәтте, район хакимияте, төрле оешма-учреждениеләр, җәмәгатьчелек оешмалары белән тыгыз бәйләнеш тотты. Күпьеллык намуслы хезмәте, актив җәмәгатьчелек эшчәнлеге әнә шундый югары бәһа алды.
Рим Гыйният улы Йосыпов – отставкадагы милииция майоры. Хезмәте чорында үзен уңай яктан күрсәтеп, намуслылыгы, гадел таләпчәнлеге белән хокук тәртибе тантана итүгә үз өлешен кертте, вазыйфа бурычларын зур җаваплылык хисе белән башкарды. Актив тормыш позициясе, күпьеллык намуслы хезмәте, җәмәгать эшчәнлегендә даими катнашуы өчен бүләкләнде.
Муниципаль районыбызның иң югары бүләгенә – Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының Почет грамотасына лаек булдылар:
Данил Гыйлемхан улы Әрдиев – Чакмагыш гимназиясендә лаеклы хезмәт салган педагогия тармагы ветераны. Ул үзен хезмәт тәрбиясе бирү методикасын яхшы үзләштергән талантлы педагог итеп күрсәтте, укучылары аны изге күңеллелеге, өлгеле тәртибе, талантлы һәм оста кеше булуы өчен чиксез хөрмәт итәләр. Бай тормыш тәҗрибәсен яшь буынга юмарт өләшүче укытучы әлеге бүләккә күп еллык намуслы хезмәте һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан ия булды.
Борис Мәэмүн улы Халиков – Башкортстан Республикасы “Башавтотранс” дәүләт унитар предприятиесе филиалы – Дүртөйле автотранспорт предприятиесенең Чакмагыштагы колоннасы механигы. Үз квалификациясен даими күтәрә торып, оештыручы сәләте белән ул водительдән транспорт чараларының техник торышын күзәтүче контролерга кадәр үсте. Даими рәвештә яңа алдынгы эшчәнлек алымнарын кулланышка алу белән бергә һәр елны автотранспортка җентекле дәүләт техник тикшерүен сыйфатлы һәм тиешле вакытында үткәрүгә ирешә. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан бүләкләнде.
Рәдиф Рәшит улы Габдуллин – җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү идарәлеге” җәмгыятенең җылылык белән тәэмин итү һәм юынтык суларны чыгару участогы начальнигы. Аның җитәкчелегендә район җылылык челтәрен техник хезмәтләндерү, өзлексез җылылык белән тәэмин итү җәһәтендә күп эшләр башкарыла, район учреждениеләре һәм торак йортлар җылытыла. Югары һөнәри осталыгы һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан олы бүләккә лаек булды.
Фәйрүзә Фаат кызы Гыйльванова – “Изгелек территориясе” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге коммерцияле булмаган автономлы оешмасының социаль хезмәткәре. Ул итәгатьле, мөлаем, ихлас мөгамәләле хезмәткәр буларак, өлкән яшьтәге райондашларга социаль хезмәтләр күрсәтү күләмнәрен һәм сыйфатын арттыруга лаеклы өлеш кертә. Югары һөнәри осталыгы һәм 55 яше тулу уңаеннан бүләкләнде.
Венер Әсләм улы Сәйфуллин – Башкортстан Республикасы “Башатотранс” дәүләт унитар предприятиесе филиалы – Дүртөйле автотрансорт предприятиесенең Чакмагыштагы колоннасы автомобиль йөртүчесе. Ул үзен үтә җаваплы, эшчән хезмәткәр итеп танытты, аңа беркетелгән автобус һәрчак өлегеле тәртиптә тотыла, һәрчак файдалануга әзер. Пассажирларны итәгатьле хезмәтләндерә, даими квалификациясен күтәреп тора. Югары һөнәри осталыгы, күпьеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри бәйрәме – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне уңаеннан бүләкләнде.
Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең Рәхмәт хаты белән
Сергей Аркадьевич Усов – җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү идарәлеге” җәмгыяте тракторчысы бүләкләнде. Ул үзен уңай яктан гына күрсәтеп, вазыйфа бурычларын тайпылышсыз үзвакытында башкаручы булдыклы, тырыш хезмәткәр итеп танытты. Коллективта зур ихтирамга ия, бай тормыш тәрҗрибәсен яшьләр белән теләп уртаклаша.
Башкортстан Республикасының Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетының Почет грамотасы белән
Айдар Радмир улы Шакиров – шәхси эшкуар бүләкләнде. Күпьеллык намуслы хезмәте белән республикабызда сәүдә тармагын үстерүгә лаеклы өлеш кертте.
Башкортстан Республикасының Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хатына
Айгөл Винар кызы Гәрәева – “Домино” магазины директоры, шәхси эшкуар лаек булды. Ул эшендә ирешкән уңышлары, югары һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен шулай бүләкләнде.
Башкортстан Республикасында Балалар хокукларын яклау буенча уполномоченныйның Рәхмәт хаты белән
Фирүзә Фәнәви кызы Сакаева – Башкортстан Республикасында Балалар хокукларын яклау буенча уполномоченныйның Чакмагыш районындагы җәмәгатьчелек тәртибендәге ярдәмчесе бүләкләнде. Актив тормыш позициясе, принципиальлеге, балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда үтә җаваплылыгы, гаилә традицияләрен саклап калу һәм ныгытуга керткән зур өлеше өчен олы бәһа алды.
Бүләкләр тапшырылып беткәннән соң Реканс Фәнил улы тантанада катнашучыларга иң изге теләкләрен җиткерде, һәркайсын якынлашып килүче олы бәйрәм белән ихлас тәбрикләде.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бүләк иткән җыр-моңнан соң күмәкләшеп фотога төшү оештырылды.