ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
5 ноябрь 2019, 17:02

«Игенче” һәр йортка килсен

Хөрмәтле райондашлар!
Киләсе 2020 елның беренче яртысына матбугат басмаларына язылу бара. Район һәм шәһәр гәзитләренә тоташ еллык язылу мөмкинлеге дә барлыгын онытмагансыздыр, дип уйлыйбыз. Һәр почтальонда, элемтә бүлекчәләрендә, почтамтта, редакциядә, эшләнгән урыннарда махсус билгеләнгән кешеләрдә гәзитебезгә чикләнмәгән күләмдә язылып булуны хәтергә төшерәбез. “Игенче” гә 2020 елның гыйнвар – июнь айларына язылу хакы 857 сум 82 тиен (Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I, II төркем инвалидларга . –771 сум 42 тиен), тоташ еллык язылу 1587 сум 82 тиен (льготалыларга – 1415 сум 09 тиен) тора. Теләүчеләр гәзитне ул чыккан көннәрдә атнага ике тапкыр килеп алып йөрү шарты белән редакциянең үзендә языла ала, болай иткәндә ул ярты елга 450, бер елга 900 сумга төшә. Гәзитебезгә электрон язылу мөмкинлеге дә элеккечә саклана. Әйдәгез, “Игенче” һәр йортка киләсе елда да килеп торсын өчен хәстәрлек күрик!
Мөхәрририят.
Читайте нас: