ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
5 ноябрь 2019, 17:25

Мәләвездә дә якташыбызны онытмыйлар

Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәре, 2002-2009 елларда “Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе директоры вазыйфасында редакциябезне тотрыклы икътисадлы учреждениегә әверелдергән элекке мөхәрриребез, искиткеч үткер каләмле журналист һәм шагыйрь, дистәләргә җырлар авторы, актив җәмәгатьче һәм яхшы кеше Марис Назыйф улы Нәзировның (1949-2013) тууына 70 ел тулу республикабызда күләмле чаралар белән билгеләнелде. Узган ел башында ул хезмәт салган һәм яхшы ремонт үткәргән Чакмагыш мәгълүмат үзәге бинасы фасадында аның истәлегенә тактаташ куелса, мәрхүм 1973-1993 елларда анда “Кызыл таң” гәзитенең республиканың көньяк-көнбатыш төбәге буенча үз хәбәрчесе вазыйфасында эшләгәндә яшәгән. Мәләвез шәһәренең Октябрь урамының 7 санлы йорты подъезды алдында шундый ук истәлекле билге юбилей көннәрен билгеләп үткәндә тантаналы шартларда ачылды.
Әлеге тантанада чыгыш ясап, Мәләвез муниципаль районы хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Гайсин мөхтәрәм якташыбызның әлеге төбәктә үзе турында якты хатирәләр, хезмәте белән тирән эз калдыруы турында сөйләп үтте, аның белән аралашкан, гәзит язмалары геройларына әверелгән шәхесләрнең дә күңелендә Марис Назыйф улы принципиаль журналист, булдыклы каләм остасы булып саклана, дип белдерде.
Шагыйрьнең укытучысы, якын дусты һәм каләмдәше, профессор һәм публицист, тәрҗемәче, үзе дә каләм остасы Рәиф Кадим улы Әмированың чыгышы да күңелләргә үтеп керерлек булды.
Ә инде бертуган абыйсы, отставкадагы подполковник, бүген дә халык хуҗалыгы тармаганда хезмәт салучы Марсель Назыйф улы Нәзировның кадерле энесен зурлаган өчен ихлас рәхмәт сүзләре берәүне дә битараф калдырмагандыр.
Тактаташ өстеннән пәрдә алынгач, кайчандыр һәр көнне ул кереп-чыгып йөргән подъезд ишеге алдында Марис Назиф улының мөлаем баккан фоторәсеме һәм аның кайсы чорда биредә яшәгәнлеге турында мәгълүмат уелган тактаташ мәләвезлеләрне сәламли башлады.
Артабан чара шәһәр үзәгендәге беренче китапханәнең уку залында дәвам итте. Аны биредәге әйдәүче китапханәче Рәзилә ханым Котлыгилдина тирән эчтәлекле итеп алып барды. Якташыбызның тормыш һәм иҗат юлына байкау ясалган әдәби-музыкаль кичәдә Марис Назыйф улының якын дусты, укытучысы, каләмдәше Рәиф Кадим улы Әмиров укучысының тормышына һәм иҗатына кагылышлы истәлекләре белән уртаклашты. Бөре дәүләт педагогия институтында Марис Нәзиров белән бер төркемдә укыган һәм каләмдәше, дусты булып калган Әнвәр Әхмәт улы Халиков Мәләвез төбәгендә мәктәп директоры, партиянең шәһәр комитетында бүлек мөдире, сәркатып вазыйфаларын башкарган. Бүгенге кичәне оештырып үткәрүдә башлап йөрүчеләрнең берсе дә инде ул. Сабакташы турындагы хатирәләрен ул күңелләрне тетрәндерерлек итеп матбугат чараларында да бастырган иде, әлеге кичәдә дә тәфсилләп сөйләп үтте.
Райондашыбызның туган җирендә үзеннән соң тирәп эз калдыруы, аның-күпкырлы эшчәнлеге, редакция безнең матди-техник хәлен ныгытугакерткэн өлеше – гомумән, барлык кешелек сыйфатлары турында чарада катнашучыларга бәйнә-бәйнә сөйләп, мин дә мәләвезлеләргә ихлас рәхмәт җиткердем.
Башкортстан дәүләт университетның Стерлетамак шәһәрендәге филиалында кафедра мөдире, галим якташыбыз Илсур Сәлихҗан улы Мансуровның чыгышы да Марис Назыйф улының халыклар дуслыгын ныгытуга, туган телебез җәүһәрләрен саклау һәм үстерүгә керткән өлешенә мәдхия булып яңгырады.
Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстан бүлекчесе идарәсе вәкиле, шагыйрь һәм журналист Нурлан Ганиев үз чыгышында халыкара ПЕН- клуб эгъзасы булып торган якташыбызның иҗаты дөньякүләм әһәмияткә ия, дип белдерде. Аның “Сез кайларда, татар угланнары?” исемле шигыренең гимнга әверелүе, тугандаш халыклар арасында дуслык күперен ныгытучы шагыйрьнең исеме үлемсез булуы турында сөйләде.
Төрле елларда Марис Нәзиров белән аралашып, дуслык җепләре белән бәйләнгән каләм осталары – Күмертаудан Закир Әкбәров, Мәләвездән Мәрьям Күчмәева, Стәрлетамактан Земфира Муллагалиева белән Рәсим Рәхмәтуллин һәм башка язучылар үз чыгышларында аны яхшы яклап искә алдылар, хатирәләрен барладылар.
Әдипнең абыйсы Марсель Нәзироаның, шулай үк тәрбияләп үстергән балалары Рузил белән Сөмбелнең күңел хисләре дә ихлас кабул ителде. Чыгышлар урындагы мәдәният хезмәткәрләрең матур конөертномерлары беләнүрелеп барды, җырларның күпчелеге Марис Нәзиров шигырьләренә язылган булуы кичәнең тәэсирлелеген тагын да арттыра төште.
Чараны оештырып үткәрүдә утыз елдан артык район мәгариф бүлегендә хезмәт салган хөрмәтле ветеран Люция ханым Гомәрованың да зур өлеше кергән. Ул кунакларны каршылап, вакыйга урыннарына озата барып йөрде, якташыбыз турында истәлекләр белән уртаклашты.
“Җирдә нурлы эзең калса, гомер да кабатлана”, – дип язган үзенең бер шигырендә Марис Нәзиров. Ә аның эзе тирән, тирә-якка җылылык һәм яктылык сирпеп торучы нурлы кояш кебек. Шуңа да ана онытырга хакыбыз юк.
Читайте нас: