ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
5 ноябрь 2019, 16:49

Һәр гаилә - игътибар үзәгендә

Гаиләләргә социаль ярдәм оештыру буенча ведомствоара эшче төркем комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова рәислегендәге эшче төркем әгъзалары комиссия утырышында ике гаиләне социаль исәпкә кую, дүрт гаиләне социаль озату вакытын озынайту, өчесеннән әлеге күзәтчелекле алу турында карар чыгарды. Әлбәттә, һәр карарны кабул иткәндә җентекләп барлык хәлләр уртага салып тикшерелә, фикерләр тыңланыла, теге яки бу гаиләгә игътибарны йомшарту яки, киресенчә, арттыру кебек мәсьәләләр һәрвакыт төптән тикшереп хәл ителә. Бу юлы да эшлекле фикерләшү барышында иң дөрес карарлар чыгарылды. Гаиләләрне социаль күзәтчелектән төшерү артабан аларга җентекле игътибар йомшартылыр, дигәнне аңлатмый. Теге яки бу сәбәп белән комиссия күзәтчелегенә эләккән һәр гаилә турында даими кайгыртучанлык сокланып кала.
Читайте нас: