ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
5 ноябрь 2019, 17:38

Республика караваенда өлешебез зур

Башкалабызда “Башкортстан” дәүләт концерт залында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелыш үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнашты.
Чарада чыгыш ясап, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хабиров быелгы катлаулы һава торышы шартларында да республикабыз игенчеләре һәм терлекчеләренең фидакарьлеге нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә күләм һәм сыйфат ягыннан да үсеш тенденцияләре сакланып калуы, үзебездә җитештерелгән азык-төлек продукциясен эшкәртү предприятиеләре эшчәнлегенең дә елдан-ел яхшыра баруы турында горурлашып белдерде. Тантаналы җыелыш алдыннан Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының колонналы залында бер төркем хезмәт алдынгыларына зур канәгатьлек белән ююгары бүләкләр тапшыруы турында телгә алды, анда төрле төбәкләрләрдән иң-иңнәре лаеклы бүләкләр алуын белдерде.
Республика җитәкчесе чыгышында безнең район берничә тапкыр иң яхшылар исәбендә телгә алынды. Гектар куәте (уртача 41 центнер) буенча республикада беренче, игеннең тулай җыешы (191 мең тонна) буенча икенче урынны биләвебез, ит һәм сөт җитештерүдә дә алдынгы позицияләр биләвебез районыбыз хуҗалыкларында эшчәнлекнең үзбиеклегендә куелуы, игенчеләребез һәм терлекчеләребезнең бердәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе, диде ул. Габҗәлил, Дуван, Стәрлетамак, Яңавыл районнары белән беррәттән безнең районга да авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары казанышларга ирешкән өчен Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Дипломының берничә ел рәттән тапшырылуы зур горурлык хисе уята.
Бу көнне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре күргәзмәсендә районыбыз аграрийлары җитештергән продукция төрләре дә күрсәтелде, олы бәһа алды.
Бәйрәм уңаеннан хөрмәтләнүчеләр арасында райондашларыбызның да күп булуы аеруча горурлык булып тора. “Герой” авыл хуҗалыгын җитештерү кооператив-колхозының баш бухгалтеры Гүзәл Фәрит кызы Исханова, “Үзәк” машина-технология станциясенең районыбыздагы филиалы тракторчы-машинисты Рәфыйк Равил улы Сәлимов, әлеге предприятиенең әйдәүче зоотехнигы Дамир Мәхмүт улы Вәлиев “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән югары исемгә лаек булды. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторы Ирек Фиат улы Ваһапов, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте генеральный директорының хокукый тәэминат буенча урынбасары Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшине Башкортстан Республикасының Почет грамоталары белән бүләкләнде. Гүзәл Фәрит кызы Исханова, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең баш агрономы Борис Мефодьевич Данилов белән баш зоотехнигы Айрат Әнсеф улы Йосыпов Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Дипломы ияләре булды.
Мәктәп укучылары арасында үткән “Минем җирем – минем байлыгым!” дип аталган рәсемнәр конкурсында өченче урының яулаган Үрнәк урта мәктәбе укучысы Эмиль Кирәев та әлеге мәртәбәле җыелышта истәлекле бүләк алды, өстәвенә бу рәсемнәр күргәзмәсе концерт залы вестибюлендә бөтенхалык игътибарына куелган иде.
Читайте нас: