ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
5 ноябрь 2019, 16:39

Уңайлы шартлар тудыру максатында

Муниципаль район хакимиятендә БР Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитетының эшче киңәшмәсе үтте.
Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгың төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Азат Җәүдәт улы Басыйров, БР Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Динар Рәүф улы Дияров, Башкортстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк җәмәгатьчелек контроле үзәге җитәкчесе Анатолий Николаевич Дубовский, район прокуроры ярдәмчесе Елена Михайловна Викторова, районыбыздагы күпкатлы торак йортлар советлары рәисләре һәм әгъзалары, муниципаль район хакимиятенең бүлек начальниклары, районыбыз территориясендәге күпкатлы йортлар белән идарә итүче һәм ресурс тәэминаты оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Иң тәүдә Азат Җәүдәт улы чыгыш ясады. Ул районыбызда торак-коммуналь хуҗалык тармагында актуаль мәсьәләргә тукталды, килеп туган проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү барышы турында бәян итте.
Динар Дияров исә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү шартларында төбәктә дәүләт торак күзәтчелеген һәм лицензион контролен тормышка ашыру мәсьәләләренә тукталды, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге закончалыкларда соңгы яңалыклар, федераль законнар таләпләре үтәлеше, шулай ук проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләп үтте.
Анатолий Дубовский үз чыгышында Башкортстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык даирәсендә җәмәгатьчелек контроле челтәрен үстерү юллары турында сөйләде, федераль һәм республика күләмнәрендә үткән җыелышлар, форумнар йомгаклары, җәмәгатьчелек контроле үзәкләрендә күтәрелгән мәсьәләләр турында мәгълүматлар белән таныштырды.
Артабан торак-коммуналь хуҗалык тармагында “иң бәкәлгә суккан” мәсьәләләр буенча дискуссия оештырылды, җыелышта катнашучыларның эшлекле тәкъдимнәре тыңланды.
Гомумән алганда, райондашларыбызның тормыш-конкүрешендә уңайлы шартлар тудыру максатында үткән әлеге чараның әһәмияте зур булачагы бәхәссез.
Читайте нас: