Нияз КАЗАЕВ, район эчке эшләр
Районыбызда эшче милиция бүлеге 1930 елда – аның оешкан көнендә үк барлыкка килгән. Аңа кадәр җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм җәмәгать тәртибен саклау Бәләбәй өязе милициясенә йөкләтелгән булган.
Архив документларыннан күренүенчә, район милициясе оешкан мәлдә бер җигүле аты булган һәм бер катлы агач йортта урнашкан. Анда барлыгы 13 хезмәткәр эшләгән. 30 нчы еллар милиционерлары арасында С.Муллаянов, Асанбаев, Гафаров, Хитапов, Шәйхуллин, Сәлимов, Сабиров фамилиялеләре теркәлгән, бөтен районга дүрт участок инспекторы булган.
Бөек Ватан сугышы башлангач, милиционерларның күпчелеге фронтка киткән. 1942 елда фронттан яраланып кайтып, эчке эшләр бүлегендә эшли башлаган Г.Зәйнетдинов белән Х.Нургалиев 1970 елда гына пенсиягә киткәннәр.
Сугыштан соңгы еллардагы бүлек тормышы алар күз алдында үткән, фидакарь хезмәтләре белән үзләре турында якты эз калдырганнар. Бөек Ватан сугышы чорында район милиция бүлеген дәүләт иминлеге комитеты лейтенанты Зәки Әхмәтҗан улы Бабичев җитәкләгән, әлеге көндә ул Уфаның Дим районында яши.
Сугыштан соң төрле елларда бүлеккә М.Садриев, А.Гәрәев, Р.Латыйпов, А.Ишморатов, Т.Әмирханов җитәкчелек итә, бу елларда хокук тәртибен бозуларны искәртү, эчкечелеккә каршы көрәш киң җәелдерелә.
1976-1987 елларда бүлекне җитәкләгән отставкадагы милиция подполковнигы Һади Шәяхмәтов эчке эшләр органнарында 28 елдан артык хезмәт иткән. Бу чорда бүлек ике катлы кирпечтән салынган бинага күчә, хезмәткәрләр өчен эш шартлары күпкә яхшыра. Матдитехник база да шактый ныгытыла. Әлеге көндә Һади Шәймулла улы лаеклы ялда булса да, эшчәнлегебез белән даими кызыксынып тора, яшь коллегаларына фәһемле киңәшләр белән ярдәмләшә. Артабан 1987- 1993 елларда бүлекне җитәкләгән отставкадагы милиция полковнигы Ринат Ханнан улы Кәримов та биредә эшчәнлекне яңа биеклекләргә күтәрү хакына күп эшләр башкара.
1993 елдан 2006 елга кадәр бүлекне җитәкләгән милиция полковнигы Тәлха Гыйният улы Хәмидуллинның да хезмәт стажы 32 елдан артып киткән. Вазыйфа бурычларын намуслы башкарганы өчен ул “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнгән, “Башкортстан Республикасының атказанган юристы” исемен йөртә. Матди-техник базаны ныгыту җәһәтендә ул да күп эшләр башкара: бүлеккә ике катлы яңа бина өстәлә, һәр хезмәткәр өчен яхшы эш шартлары булдырыла.
2006-2008 елларда бүлек начальнигы вазыйфасында милиция майоры Марат Җәүдәт улы Кашаев эшли. 2008-2012 елларда бу вазыйфага тәгаенләнгән бүген дә начальник йөген тарткан полиция полковнигы Нияз Ринат улы Казаев бүлектә 1993 елдан хезмәт итә. 1995 елда ул җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлеге начальнигы итеп тәгаенләнә, 2003 елның маеннан – эчке эшләр бүлеге начальнигының беренче урынбасары, криминаль милиция начальнигы була.
2013 елда Нияз Ринат улын башка районга бүлек начальнигы итеп күчергәннән соң бу вазыйфаны 2015 елга кадәр полиция подполковнигы Айрат Әнәс улы Хәмидуллин, 2015-2016 елларда – полиция подполковнигы Марс Дантес улы Рәфыйков, 2016- 2017 елларда полиция майоры Ренат Назыйф улы Әсләмов алып бара, алар да районыбызда гражданнарның хәвефсезлеген тәэмин итү, җинаятьләрне искәртү һәм кылынганнарны ачу хакына зур тырышлык салалар. 2017 елдан Нияз Ринат улы Казаев яңадан үзебезнең район эчке эшләр бүлеген җитәкли.
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәрчак җәмгыятьтә дәүләтебез исеменнән эш йөртә, алар гражданнар хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен, кешеләр гомерен саклау өчен җаваплы. Илебез һәм республика Эчке эшләр министрлыклары хәстәрлеге белән бүлекнең автомобиль паркы тулысынча яңартылды, һәр участок уполномоченныена хезмәт вакытында файдалану өчен автомашиналар беркетелде, болар исә хезмәткәрләребезгә вазыйфа бурычларын тайпылышсыз башкарырга уңайлы шартлар тудыра.
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре районыбыздагы һәр оешма-учреждениеләр вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли һәм аларнын эшчәнлеге һәммәсенең дә күз алдында.
Узып баручы елда барлыгы 240 җинаять теркәлгән, бу алдагы елдагыдан 17,2 проценка (50 очракка) кимрәк. Хезмәткәрләребезнең гомум һәм шәхси тырышлыгы белән җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр 27 процентка кимеде, урамда кылынганнары былтыргыдан 51 процент тәшкил итә. Кылынган җинаятьләрне ачу күрсәткечләре дә күпкә яхшырды (былтыргы 75 урынына быел 90процент). Прокуратура, муниципаль район хакимияте, судлар, җинаять җәзасын үтәтү инспекциясе, авыл биләмәләре хакимиятләре белән берлектә эш итү нәтиҗәсендә элек хөкем ителгән кешеләр тарафыннан кабат кылынган җинаятьләр саны 44 процентка, исерек хәлдә кылынганнары – 15 процентка киметелгән. Үтерү, авыр һәм аеруча авыр тән җәрәхәтләре салуларга бәйле җинаятьләр 50 процентка әзрәк. Ату коралы кулланып, талау нияте белән кылынган җинаятьләр, автотранспорт урлау очракларына бөтенләй юл куелмады.
Эшчәнлекләрендә аеруча яхшы күрсәткечләргә бүлек начальнигының оператив эшчәнлек буенча урынбасары полиция подполковнигы Алмас Рабис улы Маннапов һәм полиция капитаны Илнур Айрат улы Хәйруллин җитәкләгән җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлеге хезмәткәрләре иреште, алар күзәтелгән чорда барлыгы 55 җинаятьне ачкан.
(Язманың ахырын гәзитебезнең 90 санында укый аласыз)