ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
14 ноябрь 2019, 17:39

Сөбханалла, 95 яшендә дә гәзит укый!

Иске Калмаш авылында яшәүче Роза Кучумовага тормышта күп авырлыклар күрергә туры килгән. Әмма Аллаһ сабырлыгы, ихтыяр көче өчен нык сәламәтлек һәм озын гомер белән бүләкләгән аны. Шушы көннәрдә ул якынннары, туганнары, күршеләре белән 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Туган көнендә яңа, зур, матур, пөхтә итеп җыештырылган йортка кунаклар күп килде. Иске Калмаш авыл биләмәсе башлыгы Азамат Еникеев ,ветераннар советы рәисе Айсылу Сәлимгәрәева, авыл старостасы Айсылу Бәһаветдинова һәм хатын-кызлар советы рәисе Лүзә Тимашева юбилярны чын күңелдән район башлыгы исеменнән тәбрикләп, чәчкәләр, бүләкләр ,шулай ук Русия Президенты Владимир Путиның Котлау хатын тапшырдылар. Әлбәттә инде, озак еллар Иске Калмаш почта бүлекчәсе начальнигы вазифасын армый – талмый башкарганы, түзем һәм сабыр булганы өчен рәхмәтләр әйтеп корычтай сәламәтлек, җаң тынычлыгы, имин тормыш теләделәр. Өлкән яшьтә булуына карамастан, гәзит укымыйча тора алмый икән Роза апа.
– Үземне белгәннән бирле укыйм мин “ Игенче” не. Әле дә бер утыруда бер хәрефен дә калдырмый укып чыгам. Әллә, серле ул, магнит кебек үзенә тартып тора. Районда үзебез белеп – күреп торган кешеләр турында язылган язмаларны бирелеп укыйм. Гомеребез алар белән бергә узган бит, – диде ул.
Читайте нас: