ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
18 ноябрь 2019, 12:46

Аерым категория вәкилләренә – дәүләт ярдәме

Документлар 11 ноябрьдән кабул ителә башлады. Ашыгыгыз!

Муниципаль район хакимиятендә үткән киңәшмәдә аерым категория вәкилләренең торакларына газ керткәндә дәүләт ярдәме күрсәтелү турында сүз барды һәм районда андыйларны җентекләп барлау, тиешле ярдәмне һәркем алсын өчен мөмкинлекләр тудыру мәсьәләсе каралды.
11 ноябрьдән халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре һәм МФЦ бүлекләре йортларына газ керткәндә сертификат алырга хокуклылардан документлар кабул итә башлады.
“Аерым категория гражданнарга торак йортларга газ керткәндә дәүләт ярдәме күрсәтү хакында”гы Указ республика җитәкчесе тарафыннан август башында имзаланган иде. Бу ярдәмгә хокуклы льготалы гражданнар категорияләре барлыгы бишәү:
–Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
–Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр инвалидлары;
–инвалидлар;
–инвалид балалар тәрбияләүче һәм күп балалы гаиләләр.
“Мондый ярдәм чарасын бик урынлы дип исәплибез, чөнки өйгә газ кертү – кыйммәтле процедура, аеруча ветераннар, инвалидлар һәм күп балалы гаиләләр өчен, – диде БР Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Назаров.
– 11 ноябрьдән МФЦ бүлекләре һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәкләренең филиаллары әлеге сертификатны алырга хокуклы гражданнардан документлар кабул итә башлады”.
“Торак биналарга газ кертү өчен компенсация алуга Башкортстан территориясендә даими пропискада булган гражданнар гына хокуклы. Алар газ кертәсе торак йортларның хуҗасы я шәхси йортларның милек хокукында өлешкә ия булырга тиеш”, – дип аңлатты БР Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат сәркатибе Роза Кузьменко.
Сертификатның номиналы – 60 мең сум.
Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр инвалидлары өчен сертификат номиналы – 100 мең сум. Шундый ук номиналлы сертификатны (100 мең сумлык) җан башына булган керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр дә алала.
Шәхси йортларга газ керткәндә сертификатлар бирү республикада 4 ел гамәлдә булачак.
Читайте нас: