Язның ястык кадәр бозы да ышанычсыз, дигән гыйбарә яшәсә дә, көзге бозга да бик ышаныч юк. Төннәрен каткан боз көндезге җылыда юкара, эри башлый. Бу хакта атааналар балаларына аңлатсын иде, диләр республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында.
Әйе, сулыкларда беренче бозлар хасил булу белән балалар тизрәк шунда ашыга. Тизрәк боз өстеннән йөриселәре, шуасылары килә. Ләкин калынлыгы 10-12 сантиметрдан да ким булмаган боз гына кеше өчен хәвефсез дип санала. Авырлык тәэсире аркасында боз өстендә ярыклар Көзге бозга ышаныч юк барлыкка килә, алар шыгырдавык тавыш чыгара. Бу очракта атлап яки йөгереп түгел, ә шуа-шуа куркыныч урыннан китәргә кирәк. Хәвеф зур икән, иң яхшысы – бозга ятарга һәм артка табан шуышырга кирәк.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:
– тыелган урыннарда сулыклардан боз аша кичеп чыкмаска;
– кыш башында йока боздан йөрмәскә;
– кыш башланып кына торганда сулыкның уртасы аеруча куркыныч, ә кыш ахырында яр буе участоклары, күпер аслары хәвефле;
– тәүлекнең караңгы вакытында һәм күренүчәнлек начар булганда (томан, кар, яңгыр) бозга чыгарга һич тә ярамый;
– бозның катылыгын аяк белән тибеп тикшерергә һич ярамый. Бозның ныклыгын таяк белән тикшерергә мөмкин: таяк белән суккач, су чыкса – димәк, боз өстендә йөрергә ярамый.
Иң беренче һәм иң гади кагыйдә: ихтыяҗ булмаганда боз өстенә кермәгез. Ә керергә туры килсә, сулык турында хәбәрдар булу кирәк. Шуны истә тотыгыз: иң якындагы коткару хезмәте килгәнче дә күпмедер вакыт үтәчәк. Ә боз астында балык тотучылар салкын суда вакытның минутлар түгел, ә секундлар белән исәпләнүен хәтердән чыгармаска тиешләр.
Боз астына төшеп китсәгез, нәрсә эшләргә?
– паникага бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр эшләмәгез, тынычрак сулыш алырга тырышыгыз;
– башыгыз белән суга батмас өчен, кулларыгызны як-якка җәеп, боз кырыена тотынырга тырышыгыз;
– бәкенең агым сезне боз астына алып китмәслек җиренә күчәргә тырышыгыз;
– бозны ватмаска тырышып, кискен хәрәкәтләр ясамый гына күкрәк белән боз кырыена ятыгыз, сак кына башта бер, аннары икенче аягыгызны боз өстенә куегыз. Боз чыдаса, җай гына әйләнәәйләнә ярга таба шуышыгыз. Кайсы яктан килдегез, шул якка таба юнәлегез, чөнки андагы бозның ныклыгы сыналган!