ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
19 ноябрь 2019, 18:00

Хокук тәртибе тантанасы хакына

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бәйрәме үтте
Район мәдәният йортында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнендә районыбыздагы әлеге хезмәт вәкилләре бәйрәменә багышланган тантаналы чара үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, район прокуроры Алмаз Равил улы Абдюшев та катнашты.
Бәйрәмнәре белән барлык коллегаларын һәм хөрмәтле ветераннарын ихлас котлап, Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлеге начальнигы полиция полковнигы Нияз Ринат улы Казаев бер төркем хезмәткәрләргә чираттагы званиеләр бирелүе турында боерык белән таныштырды, тиешле погоннарын кулларына тапшырды, эчке эшләр бүлеге ветераннарына, шулай үк хезмәтендә зур уңышларга ирешкән коллегаларына бүләкләр тапшырды. Бу көнне вакытлыча тоту изоляторы начальнигы урынбасары Фирдәвис Флүс улы Фәтхетдиновка – полициянең кече лейтенанты, өлкән дознователь Гөлназ Данил кызы Мәкъсүтовага – полиция майоры, җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлеге оперуполномоченные Айнур Рәфил улы Мәрдиевка һәм икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш юнәлеше буенча өлкән оперуполномоченный Азат Җәүһәр улы Ханнановка полициянең өлкән лейтенанты, вакытлыча тоту изоляторының режим төркеме дежуры Рөстәм Мәснәви улы Гәрәевка, участок уполномоченные Ильяс Илдар улы Гарифуллинга – полиция лейтенанты, вакытлыча тоту изоляторы полицейские Динар Әлфир улы Сәлахетдиновка – полиция старшинасы дәрәҗәләре бирелде. Бүлек начальнигы кулыннан эчке хезмәт подполковнигы Айдар Айрат улы Йосыпов белән прапорщик Илшат Фәвәрис улы Сәфәргалин “Русия полициясенә 300 ел” юбилей медальләрен, полиция капитаннары Фәнил Фәнәви улы Мортазин белән Илнур Айрат улы Хәйруллин, полиция өлкән лейтенанты Ринат Гафур улы Гыйльметдинов, полиция лейтенанты Илсөяр Фәндүз кызы Латыйпова, полиция прапорщиклары Рафаэль Флүр улы Янгиров, Азат Мөфер улы Латыйпов, Тимур Радик улы Моталлапов “Русия полициясенә 300 ел” дигән истәлекле юбилей билгеләрен алды. Хөрмәтле ветераннарын да онытмаганнар: отставкадагы милиция полковнигы Тәлха Гыйният улы Хәмидуллин, отставкадагы милиция подполковнигы Һади Шәймулла улы Шәяхмәтов, отставкадагы милиция майоры Николай Аввакумович Антонов (ул шулай ук “Ветераннар эшчәнлегендәге казанышлары өчен» билгесе белән дә бүләкләнде), отставкагы эчке хезмәт капитаны Рәдис Рәфис улы Шәңгәрәев, отставкадагы полиция өлкән лейтенанты Рөстәм Галихан улы Шәйморатов “Русия полициясенә 300ел” истәлекле юбилей медальләренә, отставкадагы полиция өлкән лейтенанты Андрей Анатольевия Коновалов, отставкадагы полиция майоры Эдуард Мэлс улы Кирәев I дәрәҗә “Аеруча хезмәт өчен” медальләрен алды.
Шундый ук медальнең III дәрәҗәсенә полиция майоры Эльвира Илдар кызы Мәрдиева, полиция капитаны Илмир Владислав улы Даутов, полиция лейтенантлары Радик Рәүф улы Бикмурзин һәм Фидус Фидрат улы Йосыпов лаек булдылар. Өлгеле хезмәтләре өчен эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасарлары, полиция подполковниклары Алмаз Рабис улы Маннапов белән Радик Рим улы Хаковка БР эчке эшләр министрының Рәхмәтләре белдерелде. Район эчке эшләр бүлегенең Почет грамоталары җинаятьчеләрне эзәрлекләү ( уголовный розыск) бүлеге оперуполномоченные полиция капитаны Венер Фларит улы Гәрәевка, участок уполномоченные полиция лейтенанты Юрий Валерьевич Асанбаевка, вакыйлыча тоту изоляторы хезмәткәре полиция прапорщигы Азат Мөфер улы Латыйповка, элекке участок уполномоченные, отставкадагы полиция майоры Айдар Фәнис улы Вилдановка, Рәхмәт хатлары – участок уполномоченныйлары, полиция капитаннары Борис Рәиф улы Галиев белән Динар Рубин улы Фәсхетдиновка, эксперт, полиция лейтенанты Илмир Илвир улы Кинзинга, ЮХХДИ инспекторы полиция лейтенанты Фидус Фидрат улы Йосыповка, вакытлыча тоту изоляторының режим төркеме дежуры полициянең өлкән лейтенанты Илдус Ринат улы Шәрипов белән махсус часте инспекторы полиция лейтенанты Илсөяр Фәндуз кызы Латыйповага, режим төркеме дежуры ярдәмчесе полиция пропорщигы Рафаэль Флүр улы Янгировка, хезмәтләндерү төркеме водителе полиция сержанты Илнур Азат улы Макуловка, вакытлыча тоту изоляторы хезмәткәрләре – полиция сержантлары Айнур Байрас улы Зиннәтуллинга, Алмаз Әхәт улы Камаловка, Илнур Идрис улы Хәлиуллинга, эчке хезмәт сержанты , водитель Линар Илнур улы Минияровка, белгечэксперт, референт Ләйсән Наил кызы Фәрхетдиновага, инспектор Фәһия Әхнәф кызы Ибәтуллинага, контроль инспекторы Лилия Рим кызы Хәмәндияровага, документлар алып баручы Илгизә Әлфир кызы Латыйповага, ЮХХДИ инспекторы Гөлназ Динислам кызы Шәяхмәтовага, вакытлыча тоту изоляторының медицина часте мөдире Денис Илшат улы Вәлиәхмәтовка тапшырылды.
Артабан һәр көнне тәүлек әйләнәсенә иминлегебез сагында торучыларны һәм бүлек ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев отставкадагы милиция подполковнигы Һади Шәймулла улы Шәяхмәтовка “Башкортстан Республикасы төзелүгә 100 ел” юбилей медален, отставкадагы милиция подполковнигы Мөхәмит Кенәзхан улы Ширәевка муниципаль районның Почет грамотасын, отставкадагы милиция подполковнигы Руден Рим улы Тимашевка муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Район эчке эшләр бүлеге ветераннары оешмасы рәисе Николай Аввакумович Антоновның да коллегаларына ихлас котлау сузләре һәм изге теләкләре көчле алкышларга күмелде.
Бүлек каршындагы җәмәгатьчелек советы рәисе урынбасары Айдар Хәйдәр улы Басыйровның чын күңелдән әйтелгән тәбрик сүзләре дә ихлас кабул ителде.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тәкъдим иткән концерт номерларына полиция хезмәткәрләре – кече сержант Руслан Насыйбуллин белән полиция капитаны Фәнил Мортазинның җырлары да яхшы өстәмә булды.
Бәйрәм тантанасында бүлек хезмәткәрләре һәммәсе дә катнаша алмады, әлбәттә – вазыйфа бурычлары буенча алар үз урыннарында хезмәт күрсәтүләрен дәвам иттеләр. Үз чиратыбызда без дә авыр һәм хәвефле хезмәтләрен тайпылышсыз үтәүче егет һәм кызларыбызга, хөрмәтле ветераннарга иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Читайте нас: