ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
19 ноябрь 2019, 18:03

Имәнлекул мәктәбе яңа тәрәзәләргә мохтаҗ

Җирле инициативаларны хуплау программасы


Республикабызда тормышка ашырылучы җирле инициативаларны хуплау программасында районыбыздагы авыл биләмәләре 2016 елдан катнашып килә. Шушы еллар эчендә аның ярдәмендә күп авыллар халкын борчыган байтак көнүзәк проблемаларны хәл итү мөмкин булды.
Аның төп үзенчәлеген хәтергә төшереп үтәбез: биләмә халкының күмәк җыелышында аерым авылда кичекмәстән хәл ителәсе мөһим мәсьәлә сайлап алына (мәсәлән, суүткәргеч линиясен яңарту, юллар төзү, мөһим социаль-мәдәни объектны төзекләндерү, караңгы мәлдә урамнарны яктырту системасын булдыру һәм башкалар). Аны тормышка ашырү өчен республика бюджетыннан 1 миллион сумга кадәр акча юнәлтелә. Конкурста катнашып, шушы максатлы акчаны алуга ирешер өчен башкарыласы эшнең смета хакының 10% (алдагы елларда 15% иде) халыктан ирекле җыелган иганә акчасы тәшкил итәргә тиеш. Боларга тагын район бюджетыннан һәм иганәчеләрдән дә акча өстәлә. Халык инициативасы конкурста җиңеп чыксын өчен документлар туплау, тиешле проектсмета документларын рәсмиләштерү таләп ителә. Конкурс комиссиясенең уңай бәһасын алганнан соң гына халык теләген тормышка ашырып була.
Быел да районыбызның һәр авыл биләмәсе халкы шушы дәүләт ярдәме күрсәтелә торган проектта теләп катнашырга булды. Моңа багышланган тәүге гражданнар сходы Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе үзәгендәге урта мәктәп бинасында үтте. Аның эшендә башкалабыз вәкиле – Гражданнар инициативаларын өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, районыбызда җирле халык инициативаларын хуплау программасының тормышка ашырылуын күзәтүче куратор Рәфил Рифгать улы Асылгуҗин, муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәи финанслар буенча урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Дамир Фәнил улы Низамов, муниципаль район Советының баш белгече Индира Альберт кызы Гәрәева, авыл биләмәсе депутатлары, район “Игенче” гәзите редакциясе һәм урындагы телевидение вәкилләре катнашты. Җыелышны Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Розалия Лиф кызы Хафизова ачты һәм алып барды.
Иң тәүдә мәктәпнең тамаша залы сәхнәсен укучылар биләде. Алар матур концерт номерлары белән сөендерделәр, шул ук вакытта әдәби-музыкаль тамаша барышында мәктәптә җылыту, су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү системалары яңартылуы, өр-яңа ике автобус алынуы, мәктәп ихатасына яхшылап асфальт түшәлүе өчен ихлас рәхмәт белдереп, боларга өстәп мәктәп бинасына яңа тәрәзәләр кую кирәклеген дә хәтергә төшерделәр.
Башкала кунагы Рәфил Рифгать улы Асылгуҗин җыелучыларга әлеге дәүләт программасының асылын җентекләп аңлатты, авыл халкыннан анда катнашырга бертавыштан ризалыкларын алды.
Дамир Фәнил улы Низамов 2016-2019 елларда районыбызда җирле инициативаларны хуплау программасы буенча дәүләт ярдәмендә башкарылган эшләрне бәян итте, шул исәптән Имәнлекул авыл биләмәсе халкына бу программа нинди уңайлыкларга ирешү мөмкинлеге тудыруын хәтергә төшерде.
Розалия Лиф кызы Хафизова бүгенге җыелыш алдыннан биләмәдә киләсе елда җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен борчыган төп ике проблема сайлап алынып, 285 кеше арасында сораштыру үткәрелүе, аларның 200е Имәнлекул урта мәктәбенә яңа тәрәзәләр кую мөһимлеген, 85 кеше – роторлы чапкычы, кар көрәгече һәм төягече белән “МТЗ-82” тракторы алу кирәклеген хуплап чыкты, дип белдерде. Җыелышта яңадан тавыш бирү барышында анда катнашкан 98 кешенең барысы да мәктәпне тәрәзәле итүне иң өстен мәсьәлә итеп күтәрде. Моны мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Гөлнур Муллаәхмәт кызы Кенәзева да дәлилләде. Мәктәп директоры Гөлназ Таһирҗан кызы Моратова бүген биредә 117 укучы белем һәм тәрбия алуы, алдагы елларда да укучылар саны кимемәячәге, шуңа күрә киләчәк буыныбыз сәламәт һәм белемле, яхшы әзерлекле шәхесләр булып тәрбияләнүгә ирешү өчен көзге-кышкы чорда көчле җилләр искәндә сыйныф бүлмәләре суынуга, балаларның өшүенә юл куймас өчен яңа тәрәзәләр куйдыруны тизләтү кирәклеген күтәреп чыкты. Җыелышта катншучылар тагын бер тапкыр мәктәпкә тәрәзә куйдыруга ирешү өчен җирле инициативаларны хуплау программасында катнашырга теләк белдерүләрен бердәм расладылар.
Халык иганәсе күләмен дәүләт субсиядиясенең 10 проценты күләмендә җыярга килештеләр һәм бу эшне башкару, шулай ук проект үтәлешенә башыннан ахырынача күзәтчелек итеп тору өчен Гөлнур Муллаәхмәт кызы Кенәзованы, Гөлназ Тимерҗан кызы Моратованы, Гөлназ Фирдәвис кызы Шәйхетдинованы, Гөлнара Тимерҗан кызы Биктимерованы һәм Альбина Галләметдин кызы Ширәеваны бертавыштан инициатива төркеме әгъзалары итеп сайлап куйдылар.
Проектта иганә өлешләре белән шулай ук җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте, урындагы крәстиян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси эшкуарлар да ярдәм итәчәк. Дәүләт ярдәме белән имәнлекуллыларның алдагы елга билгеләнгән максатлары да уңышлы хәл ителер, дип ышанабыз.
Читайте нас: