ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
25 ноябрь 2019, 16:22

Ел да бәрәкәтле була Чакмагышның икмәге

Район мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантана үтте.
Икмәк – һәммәсенә дә баш, диелә халык мәкалендә. Ә аны кадерләп үстерүче һәм ит-сөт җитештерүче авыл эшчәннәре элек-электән зур дан һәм хөрмәткә ия. Һәр ел урак тәмамланып, җәйләүләрдән маллар кайтарылып бетеп, кышкы шартларда асрауга күчерелеп беткәч авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен данлау тантанасы уза. Быелгысы да район мәдәният йортында олы бәйрәмгә әверелде.
Тантанада муниципаль район ха- кимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Рәмзил улы Нуриәхмәтов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов, җаваплылыгы чикләнгән “Агро – 2000” агросәнәгать компаниясе” җәмгыятенең генеральный директоры Руслан Рәшит улы Биктаһиров, Бәләбәй сөт комбинаты вәкиле, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм крәстиян-фермерлар, авыл биләмәләре башлыклары, хезмәтләндерү һәм эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Тантана районыбыз турында ви- деоролик караудан һәм районыбыз гимнына әверелгән “Шат кояшлы Чакмагышым” җырын башкаручы мәдәният йорты ансамбле әгъзаларының сәхнә түренә күпереп пешкән икмәк һәм ашлык көлтәләре урнаштыруыннан башланды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев көндәлек хезмәте белән ил табынын туендыручы игенчеләребезне, терлекчеләребезне, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен, хөрмәтле ветераннарны олы бәйрәм белән тәбрикләде, көйсез табигать шартларына карамастан, республикада иң югары уңыш (гектарыннан уртача 40 центнердан артык) үстереп, тулаем җыем күләме буенча Стәрлетамак районы игенчеләреннән генә калышкан басу эшчәннәренә, шулай ук дистә еллар дәвамында ит-сөт җитештерүдә алдынгы урыннардан чигенмәүче терлекчеләребезгә фидакарьлекләре өчен ихлас рәхмәт белдерде, бер төркем иң алдынгыларга республикабыз һәм районыбызның югары бүләкләрен тапшырды.
Башкортстан Республикасын үс- терүгә һәм ныгытуга озак еллар дәвамында лаеклы өлеш кертүләре өчен “Башкортстан Республикасы оештырылуга 100 ел” юбилей медальләре белән агросәнәгать тармагы ветераннары – Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында бригадир булып лаеклы ялга киткән Фәвиз Минһаҗ улы Умырбаев, элекке Фрунзе исемендәге колхозның агрономы, бригадиры булган Барис Нәбиулла улы Арсланов, “Герой” кооперативының элекке баш бухгалтеры Дилә Мөхәммәт кызы Галина, “Алга” хуҗалыгында баш инженер булып эшләп лаеклы ялга чыккан Радик Галләм улы Маннанов, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, “Победа” кооператив-колхозы идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрузов, Ленин исемендәге кооператив-колхоз идарәсе рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов, “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов бүләкләнде.
Социаль партнерлыкны үстерү, авыл территорияләрен социаль үстерүгә зур өлеш кертүләре һәм актив ярдәмнәре өчен “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Рушан Рифгать улы Гайсин белән җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте директоры Ранис Рәис улы Хәмәтдинов, агросәнәгать комплексында озак еллар намуслы хезмәтләре өчен “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы механизаторы Әсләм Әгъләм улы Әһәдуллин, җаваплылыгы чикләнгән “АРС” җәмгыяте управляющие Ринат Әхнәф улы Арсланов, шәхси эшкуар – крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Альфрит Дамир улы Дәүләтшин, “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы сатучысы Фәнүзә Сәүбән кызы Раянова, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең ягулык-майлау материаллары склады мөдире Илфир Җиһандар улы Сафин, “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы водителе Рәсим Фидус улы Фәтыйхов, “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы механизаторы Азамат Галләметдин улы Хафизов, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең мал караучысы Ришат Рим улы Шәйхетдинов, “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативколхозы рәисенең мал азыгы җитештерү буенча урынбасары Илшат Фирур улы Йосыпов муниципаль районының иң югары бүләге – Почет грамотасына лаек булдылар.
Үсемлекчелек тармагында югары җитештерүчәнлеккә ирешкәннәре, агросәнәгать комплексындагы намуслы хезмәтләре өчен “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы идарәсе рәисе Альбирт Фидай улы Мусин, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте директорының җитештерү эшәнлеге буенча урынбасары Валерий Вадимович Соколов, агро-сәнәгать комплексында озак еллар намуслы хезмәтләре өчен Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы тракторчы-машинисты Владик Әгъләм улы Әхмәтов, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте ме-ханизаторы Исмәгыйль Нәгыйм улы Әхмәтҗанов, “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативколхозы водителе Хәмәди Әүхәди улы Галиев, “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының саву корылмалары операторы Олег Ринат улы Гарәфетдинов, “Үзәк” машина-технология станциясе дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Чакмагыштагы филиалы директоры урынбасары Ришат Гәрәби улы Гәрәев, җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш – сөт” җәмгыяте фасовкалаучысы Ирина Ринат кызы Каррамова, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең механизаторлары Урал Миңнегаян улы Латыйпов, Илгиз Гали улы Фәрхетдинов, “Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыштагы филиалы водителе Флорит Фәрит улы Шәйдуллин, район ветеринария станциясе ветеринария табибы Сәгыйть Сәяхетдин улы Шәйхетдинов, “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативколхозының келәт мөдире Наилә Фәрит кызы Йосыпова муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән дәртләндерелде.
Артабан районыбыз аграрийларын ихлас котлау һәм бүләкләр тапшыру өчен сәхнә түренә РБ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Рәмзил улы Нуриәхмәтов күтәрелде. Ул Чакмагыш уңганнарының елныңелында олы хезмәт җиңүләре яулавы республикабыз өчен горурлык булып тора, дип белдерде һәм ихлас рәхмәт сүзләренә өстәп, Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.
(Ахыры киләсе санда).
Читайте нас: