ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
25 ноябрь 2019, 16:20

Калмашбашны бөтен дөньяга танытты

Булдыклы, хезмәтсөяр, искиткеч талантлы һәм уңган Калмашбаш ир-егетләре һәм хатын-кызларының районыбыз, республикабыз һәм илебез күләмендә танылуларына күнегеп беткән идек инде. Ә менә быел җәй шушы авыл кызы Айгөл Гәрәева велоспорт буенча яшь спортчылар арасында дөнья чемпионы исемен яулады!
Әйткәндәй, бу авылдан илебез күләмендә танылган спортчылар элек тә булды. Рәгыйть Сөләйманов үз вакытында җиңел атлетика буенча СССРның спорт мастеры, Алик Рамазанов – ачери-биатлон буенча Русиянең спорт мастеры, Айнур Газизов – шушы спорт төре буенча Русиянең спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәләренә иреште. Күптән түгел генә унсигезен тутырган Айгөл исә, әнә шулай барысыннан да арттырып, үзен дөньядагы иң көчле спортчыларның берсе итеп танытты.
Күптән түгел Калмашбаш мәдә- ният йортында хәзер инде илебез горурлыгына да әверелгән соклангыч авылдашлары белән очрашу кичәсе үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, хакимият башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Русиянең атказанган тренеры, Башкортстан Республикасы Велосипед спорты федерациясе рәисе, олимпиячеләр әзерләү үзәге директоры – шулай ук якташыбыз Ринат Нигъмәтҗан улы Латыйпов, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова, Ленин исемендәге кооператив-колхоз рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов, “Салкын Чишмә” крәстиян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Наил улы Хәбиров, районда велосипед спортын оештыручылар, мәктәп директорлары, физик культура укытучылары, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары, Калмашбаш авылы халкы һәм мәктәп укучылары катнашты. Чараны Калмашбаш урта мәктәбе директоры Илнур Ильяс улы Насыйбуллин белән Балаларяшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Светлана Фларит кызы Тимербулатова ачты һәм алып барды.
Сәхнә түренә Айгөлне үзен мәк- тәптә укыткан элекке физкультура укытучысы, бүген авыл биләмәсе башлыгы Азат Шәфигулла улы Рамазанов, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә беренче адымнарын ясарга, район, төбәгебез, республика күләмендәге ярышларда беренче җиңүләрен яуларга рухландырган тренеры Ранис Нурхәниф улы Баянов һәм бүгенге тренеры Ринат Нигъмәтҗан улы Латыйпов белән бергә чакырып чыгарып, әңгәмә кордылар. Аның һәр адымы турында остазларының истәлекләрен, шулай ук Айгөлнең үзен зал тын да алмыйча диярлек тыңлап утырды һәм көчле алкышларга күмде.
Әлбәттә, һәр кешенең гомерендә иң кадерле, изге кешеләре була. Гади колхозчылар Эльвира Солтангәрәй кызы белән Тимерхан Тимершәех улы Гәрәевларның күп балалы гаиләсендә дүрт ир-егеттән соң бишенче–төпчек бала булып дөньяга килгән Айгөл кечкенәдән үк ныкышмалылыгы, тырышлыгы, чәмлелеге белән аерылып тора. Бу турыда сөекле әнисе Эльвира ханымнан да яхшырак белүче юк (кызганычка каршы, гаилә башлыгы берничә ел элек гүр иясе булды). Сөекле кызының зур уңышка юлын тасвирлап, аның сәләтен ачуда зур ярдәм күрсәтүчеләргә, шулай ук төрле яклап ярдәм итүчеләргә ихлас рәхмәт сүзләренә кушып, Айгөлнең әнисе матур итеп җырлап та күрсәтте.
Айгөлнең сәхнәдә үзен-үзе тотуы, күп санлы сорауларга матур тулы җаваплар бирүе һәммәсен дә сокландырды. Спортчы кыз уңышларга ирешүенең серләре белән уртаклашты, яшь авылдашларына изге киңәшләрен җиткерде. Спорт ярышларын үткәрүдә даими иганә ярдәме күрсәтеп торучы җитәкчеләр – җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов, “Салкын Чишмә” крәстиян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Наил улы Хәбиров та үзләрендә оештырылган ярышларда күп тапкырлар җиңү яулаган ныкышмал кызның шушы дәрәҗәгә ирешә алуына соклану һәм горурлану хисләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Районыбызда спортны үстерүгә юнәлтелгән игътибар һәм хәстәрлекнең эзсез калмавы, Айгөл кебек булдыклы кызларыбыз һәм егетләребезнең артабан да шундый биеклекләргә ирешәчәгенә ышаныч сүзләре белән чыгыш ясаган муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның тәбрикләү сүзләре дә спортчы якташыбызга алда тор-ган ярышларда яуланачак зур уңышларына фатиха булып кабул ителде.
Кичә башыннан ахырынача урындагы мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән чагу концерт номерлары белән аралаштырылды. Мәртәбәле ярышларда илебезне дөньякүләм таныткан Айгөлебезгә бу очрашу тагын да канат өстәгәндер, дип уйлыйбыз. Ул Калмашбаш авылының гына түгел, районыбыз, республикабыз һәм илебез горурлыгы да, бу исемне киләчәктә дә даими аклап торачагына ышанычыбыз ныклы.
Шунысы шатлыклы, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерүне, һәрьяклап бу юнәлештә ярдәм күрсәтүне муниципаль район хакимияте генә түгел, ә күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук эшкуарлык структуралары да даими хуплап, бу эштә ярдәм итеп тора. Күпсанлы спорт ярышларын иганә ярдәме күрсәтеп оештырып, алар районыбыз данын күтәрә, халкыбызның сәламәт һәм көчле булуына ирешә. Әлеге кичәдән соң андыйлар саны тагын да арта төшәчәгенә шик юк.
Спортчы якташыбыз белән аралашу артабан БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов хәстәрлеге белән әзерләгән мул сыйлы табын артында да дәвам итте. Якташларының мондый хөрмәтенә Айгөл Гәрәева ихлас рәхмәт белдереп, артабан да сынатмаска сүз бирде, якташлары белән фоторәсемгә төште, автографларын өләште.
Читайте нас: