ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
26 ноябрь 2019, 14:23

Киндеркүл урамнарында юл төзекләндерелсен өчен

Җирле инициативаларны хуплау программасы
Хәбәр ителүенчә, районыбызның авыл биләмәләрендә җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу турында карар чыгаруга бәйле йомгаклау утырышлары бара.


Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсенә караган Киндеркүл авылында үткән гражданнар сходы көн тәртибенә ике мөһим мәсьәләне хәл итү кирәклеге чыгарылды.
Муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Дамир Фәнил улы Низамов җыелучыларның хәтеренә 2016 – 2019 елларда шушы программа ярдәмендә районыбызның авыл биләмәләрендә төзекләндерү юнәлешендә башкарылган эшләрне төшереп үтте, быел анда катнашу тәртибенә беркадәр үзгәрешләр кертелүе белән таныштырды һәм авыл халкыннан киләсе елга шушы программада катнашырга ризалыкларын алды.
Биләмә башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова алдан үткәрелгән җыеннарда урындагы халыктан төп ике мәсьәлә буенча тәкъдимнәр кертелүе турында белдерде: авыл урамнарында яхшылып юл ремонтлауга ирешү яки «МТЗ – 82» тракторы сатып алу. Халыкның зур күпчелеге урам юлларының яхшыруын хуплый, әлеге җыелышта да моны расладылар.
Киндеркүл авылында өч чакрым урам юлларын капиталь ремонтлау өчен проект-смета документлары әзерләнелүе, моның өчен 1,5миллион сум акча таләп ителәчәге белдерелде.
Шушы сумманың 10 процентын халыктан ирекле иганә акчасы, тагын да шул кадәресен биредә эшчәнлек алып барган җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең иганә ярдәме тәшкил итәчәк, район бюджеты һәм биредән чыккан эшкуарлар, төрле дәрәҗәләр биләгән якташлар да шулкадәр акча кертергә тәкъдим итәләр. Миллион сумны республика бюджеты бүләчәк.
Программада җиңеп чыгу өчен халыктан иганә акчасы күләмен һәм һәр йорт ихатасыннан күпмешәр сум акча җыярга кирәклеген бергәләп хәл иткәннән соң, бу акчаны җыярга, шулай ук төзекләндерү эшләрен контрольдә тотарга Радик Сәнәбил улы Сибәгатуллин, Рузилә Ләбиб кызы Әхмәтҗанова, Фларида Гыйлемдар кызы Хөснерьялова, Татьяна Викторовна Байбакова, Раил Фәмит улы Гыйльманов һәм Раушания Ришат кызы Гәрәеваны берләштергән инициатива төркемен бертавыштан сайлап куйдылар.
Төзекләндерү барышында акча экономияләү мөмкинлеге килеп туса, бу акчаны юл билгеләре һәм тукталыш павильоны урнаштыруга юнәлтергә килештеләр.
Читайте нас: