ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
26 ноябрь 2019, 14:28

Яңа Котыга балалар мәйданчыгы кирәк

Җирле инициативаларны хуплау программасы
Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашуга теләк белдерүгә бәйле йомгаклау җыелышында яңакотылылар кичектересез хәл итергә кирәкле мөһим мәсьәләгә ачыклык кертеп беткәннәр иде: – 11 ноябрьдә үткән гражданнар сходына зур күпчелек – 297 кеше биредә балалар мәйданчыгы төзү идеясен яклап тавыш биргәннәр.
Биләмә башлыгы Булат Айрат улы Ситдиков җыелышны шушы сүзләр белән башлап җибәрде. Муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – финанс идарәлеге начальнигы Дамир Фәнил улы Низамов алдагы елларда шушы программада катнашып, авыл биләмәләрендә нинди мөһим мәсьәләләрне хәл итү мөмкин булуын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Яңакотылылардан алдагы елда бу программада катнашырга ризалыкларын алды.
Булат Айрат улы югарыдарак телгә алып үтелгән утырышта күпчелек халыкның авылның киләчәк буыны өчен уен мәйданчыгы кирәклегенә басым ясавын хәтергә төшерде. Җыен башланыр алдыннан җырлапбиеп күрсәткән балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларның саусәламәт булып үсүләре өчен шартлар тудыру мөһимлеген залда утыручылар тагын бер тапкыр күмәкләп раслады.
Балалар мәйданчыгы төзелеше хакының 10 процентын халык иганәсе тәшкил итәргә тиеш. Бу мәсьәләдә дә җыен бертавыштан уңай карар чыгарды. Шулкадәр үк күләмдә муниципаль район бюджеты үз өлешен кертәчәк. Биләмә башлыгы тагын шул ук суммада акча иганәчеләр ярдәме белән тупланачагын да белдерде. Ә иң күп акчаны, әлбәттә, республика бюджеты бүләчәк.
Программаның шарты халык иганәсенең тиешле күләмдә җыелуын үз эченә алган. Моңа ирешү өчен җыен карары белән һәр йорт башыннан җыеласы иганә акчасы күләме билгеләнелде. Бердәм тавыш бирү юлы белән шушы акчаны үзвакытында туплау, программада каралганча, балалар уен мәйданчыгының сыйфатлы һәм җиренә җиткереп корылуын күзәтчелектә тоту өчен Эльвира Рәшит кызы Баймиева, Гөлназ Мәгъсүм кызы Сәмигуллина, Рәмзил Фирдәвис улы Гатиятов, Таңсылу Фәннур кызы Фәтыйхова һәм Ләйсән Радик кызы Шәвәлиеваны берләштергән инициатива төркеме сайлап куелды. Яңакотылыларның хыялы тормышка ашып, эшләр башкарылганнан соң акча арткан очракта аны балалар мәйданчыгының әйләнә-тирәсен төзекләндерү өчен тотынырга килештеләр. Киндеркүллеләрнең дә, яңакотылыларның да изге теләкләре, һичшиксез, тормышка ашачагына ныклы ышанабыз.
Читайте нас: