ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
26 ноябрь 2019, 14:32

Якташларыбыз – хәрби хезмәттә

Исеме җисеменә туры килгән
Рапат авылында гомер кичергән Исламовлар гаиләсе бу көннәрдә икеләтә шатлык кичерде – тәүдә сөекле уллары Булат хезмәт иткән частьтән Рәхмәт хаты килеп төште.
“Хөрмәтле Рәүф Газизҗан улы һәм Халидә Равил кызы! – диелә батарея командиры капитан Д. Миңнуллин кул куйган Рәхмәт хатында. – Часть командованиесе сезгә улыгыз – кече сержант Булат Рәүф улы Исламовны яхшы тәрбия биреп үстерүегез өчен рәхмәт белдерә.
Сезнең улыгыз – намуслы, дисциплиналы хәрби хезмәткәр, үзенә беркетелгән корал һәм хәрби техника белән оста эш итә, подразделениебезнең җәмәгатьчелек тормышында актив катнаша. Өлгеле хезмәте, фидакарьлеге белән ул командирлар һәм хезмәттәшләре арасында абруй-ихтирам яулады.
Сезнең улыгыз артабан да галкәри бурычларны үтәүдә өлге булып торыр, Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең данлы хәрби традицияләрен намуслы дәвам итәр, дип ныклы ышанабыз”.
Әйе исеме җисеменә килеп торган егетебез Рапат авылында булдыклы, эшсөяр гаиләдә тәрбияләнеп үсеп, райондашларыбызның данлы традицияләрен лаеклы дәвам итте. Шулай дибез, чөнки Еврей автономияле өлкәсендә ракета частендә хезмәт иткән Булат илебез алдындагы изге бурычын тулысынча үтәп, йортларына әйләнеп кайтырга да өлгерде инде. Чыныгу мәктәбен үтеп, ир-егеткә әверелеп кайткан якташыбыз артабан да сынатмас, яраткан һөнәре буенча күңеленә охшаган шөгыль табып, гомерен лаеклы фидакарьлектә үткәрер, дип ышанасы килә.
Читайте нас: