ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
5 декабрь 2019, 18:45

Бәйрәмгә әзерлек дәвам итә

2019 елның соңгы ае – декабрьга аяк бастык. Бу көннәрдә күңелләребезне җир өстен ап – ак юрганга төргән беренче кар да сөендерде.Табигать тә гүя тизрәк Яңа елга аяк басарга тели – матурая, көязләнә. Якынлашып килгән бәйрәмгә район үзәгендә һәм авылларда Яңа ел мәйданчыклары булдыралар. Төрле утлар, уенчыклар, җем – җем итеп торган чыршылар,кар сыннары, тәрәзәләрдәге бизәкләр белән Яңа ел кәефе, чын -чынлап бәйрәмне тою барлыкка килә. Район почтампты каршысындагы мәйданда Яңа ел чыршысы үз урынын алды. Хәзер биредә боз таулары ясала, боз корылмалары урнаштырыла.
Читайте нас: