ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
6 декабрь 2019, 16:35

Игелекле булыйк һәрчак

Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ.

Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.
Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ.
Халыкара инвалидлар көнендә Юмаш авыл модельле китапханәсендә изгелек дәресе үтте.Китап укырга яратучы Светлана Платонушна гаиләсенең көндәлек тормышына бер ямь өстәү максаты белән бирегә кунакка чакырылды.Китапханә мөдире Альбина Сайдякова аларны яңа китаплар белән таныштырды.”Изгелек эшләсәң ,яшәве дә күңелле” дип аталган очрашу бик җанлы,җылы мохиттә дәвам итте.Кунаклар тагы да “Әкият юллары буйлап “дигән викторинада да катнаштылар.Озакламый Яңа ел бәйрәме җитә.Шул уңайдан Вера Фомина кәгазьдән кар бөртекләрен ясау буенча мастер-класс үткәрде.Әйе,җылы сүз ,игътибар авыру кешеләргә беркайчан да артык булмый.Инвалидлар көнендә генә түгел,һәрчак ярдәм итик,күбрәк сөендерергә тырышыйк мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне!
Читайте нас: