ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
6 декабрь 2019, 17:00

Каһарманнар исемен йөрткән урамнар юлга мохтаҗ

Иске Калмаш авылы мәдәният йортында үткән биләмәдә яшәүчеләрнең җирле инициативаларны хуплау программасында катнашуга бәйле йомгаклау утырышында муниципаль район Советының баш белгече Индира Альберт кызы Гәрәева белән “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы идарәсе рәисе урынбасары Рөстәм Ринат улы Мусин катнашты. Халык җыенын биләмә хакимияте башлыгы Азамат Альфред улы Еникеев ачты һәм алып барды.

Җирле инициативаларны хуплау программасы
Иске Калмаш авылы мәдәният йортында үткән биләмәдә яшәүчеләрнең җирле инициативаларны хуплау программасында катнашуга бәйле йомгаклау утырышында муниципаль район Советының баш белгече Индира Альберт кызы Гәрәева белән “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы идарәсе рәисе урынбасары Рөстәм Ринат улы Мусин катнашты. Халык җыенын биләмә хакимияте башлыгы Азамат Альфред улы Еникеев ачты һәм алып барды.
Сходта катнашкан барлык 181 кешенең һәркайсы бүгенге чараның үзләре өчен мөһимлеге турында яхшы хәбәрдар иде. Азамат Альфред улы әлеге программа ярдәмендә соңгы дүрт елда хәл итә алган мәсьәләләрне күтәреп чыкты. 2016 елда ул гамәлгә кертелгәннән соң районыбыз биләмәләрендә хәл итеп булган кичектергесез мәсьәләләрне дә санап үтте ул. Агымдагы елда шушы программа искекалмашлыларның тагын бер зур проблемасын хәл итү мөмкинлеге бирде – берничә урамда яхшылап юл күтәртә алдылар. Шушы эштә зур ярдәм күрсәткән өчен “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы идарәсе рәисе Альбирт Фидай улы Мусин, подрядчы оешма җитәкчесе Роберт Аллаяров, инициатива төркеме әгъзалары Фәнирә Батыргәрәева, Айсылу Баһаветдинова һәм Зөлфия Сәбгыянова Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Азамат Альфред улы киләсе 2020 елда да бу программада катнашу мөмкинлеге бирелүе турында белдерде һәм авылдашларын бу уңайлыктан файдаланырга чакырды. Җыенда катнашкан 181 кешенең барысы да дәррәү кул күтәреп, ризалыгын бирде. Артабан өстенлекне проблема аныкланды. Залда утыручыларның һәммәсе дә диярлек артабан да юлларны төзекләндерү идеясен күтәреп чыктылар. Ә менә тәгаен урамнарга килгәндә, бу җәһәттән фикерләр өчкә бүленде. Тавышка аерым куеп, киләсе елда Бөек Ватан сугышы каһарманы Карам Гайсин һәм Әфганстанда интернациональ бурычын үтәп, һәлак булганнан соң дәүләт бүләгенә лаек булган Ирек Шакиров исемнәрен йөрткән урамнарда юл өслеген яңарту турында килештеләр.
Программа шарты буенча, дәүләттән бүленәсе акчаның 10 проценты күләмендә халык иганәсе дә җәлеп ителергә тиеш. Бу турыда да яхшылап фикер алышып, югарыда телгә алынган урамнарда яшәүчеләрдән һәр йорттан күпмешәр акча тупларга килешенелде. Октябрь” хуҗалыгы рәисе урынбасары Рөстәм Мусин үзләреннән 15 процент өлеш кертергә карар итүләре турында җиткерде, транспорт һәм төзелеш материаллары белән ярдәм булачагын вәгъдә итте. Шулкадәр үк сумма муниципаль район бюджетыннан да бүленәчәк.
Артабан иганә акчасын туплау, эшләрне башкарган мәлдә сыйфатын контрольдә тоту өчен, шулай ук башка эшләрдә ярдәмләшергә Ирек Назыйф улы Ханнанов, Мәзидә Ильяс кызы Макулова, Ришат Нурулла улы Шәйдуллин, Азамат Ваһап улы Әхмәдиев, Альберт Бакир улы Мәкъсүтовларны инициатива төркеме әгъзалары итеп бертавыштан сайлап куйдылар. Эшләр үтәлгән мәлдә тупланган акчаның беркадәр өлешен янга калдыру мөмкинлеге килеп туса, аны Ирек Шакиров һәм Карам Гайсин урамнары башындагы каты көнкүреш калдыкларын туплау мәйданчыгына керү юлын төзекләндерүгә юнәлтергә карар иттеләр.
Әйе, каһарман якташлары исемнәрен йөрткән урамнар юлларын тәртипкә китерүгә ирешү яхшы булыр иде. Искекалмашлыларның әлеге программада җинеп чыгарга омтылышлары бердәм, хәзер вакытында тиешле документларны әзерләп тапшыру гына таләп ителә. Алдагы елларда да дәүләт ярдәме күп проблемаларны хәл итүдә булышыр, дип өметләнәбез.
Читайте нас: