ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
6 декабрь 2019, 17:40

Шимбәләрен дә мәктәп гөрләп тора

Өстенлекле гомумдәүләт проектлары: мәгариф

Өстенлекле гомумдәүләт проектлары: мәгариф
Күптән түгел Тозлыкуш гомум урта белем бирү мәктәбе базасында район мәктәпләре директорлары семинары үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы, район Советы депутаты Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева да катнашты.
Белем йорты әлеге чарага ныклы әзерләнелгәне күренеп тора иде. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров башлангычы белән агымдагы уку елы башыннан барлык мәктәпләр дә биш көнлек укыту режимына күчеп бетте. Шимбә көннәрендә балалар укымаса да, укытучы-тәрбиячеләре кул астында башлыча әти-әниләре белән бергәләп алар тормышта кирәкле шөгыльләр белән мәшгуль: кемнәрдер кул эшләре түгәрәгендә, кемнәрдер спорт, кемнәрдер үзешчән сәнгать белән шөгыльләнә, башка төр чараларда мәшгульлек табучылар да күп.
Кунакларны вестибюльдә үк каршы алып, спорт залына алып килделәр. Биредә укучылар һәм укытучылар бергәләп “Спорт – тормыш ул!” флешмобын тәкъдим иттеләр. Артабан сәяхәт мәктәп музеенда дәвам итте. Аның җитәкчесе Физәлия Рәзит кызы Баһманова биредәге экспонатлар белән таныштырды, музей тарихы турында сөйләде. Чираттагы чара башкорт теле һәм әдәбияты кабинетында булды. Укытучылары Оля Мәгъдән кызы Хәмидуллина белән бергәләп укучы балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен “Мәктәпкә хәвефсез юл” дигән баш астында әзерләнгән программа кысаларында күрсәттеләр. Математика кабинетында укучылар Рәсимә Рәдиф кызы Камалова җитәкчелегендә шахмат иленә сәяхәт иттеләр, бу уен төрен ярыйсы ук үзләштерүләрен дәлилләделәр. Информатика кабинетында Алия Рамил кызы Зарипова кул астында укучылар төрле бәйрәмнәргә открыткалар әзерләп күрсәттеләр, кунакларга да бүләк иттеләр. Икенче катта залда “Безнең кулларыбыз күңелсезләнеп утыруны белми” дигән күргәзмә оештырылган. Укытучылар Розалия Мәснәви кызы Зыятдинова, Лилия Таһир кызы Хәмәтдинова, мәдәният йорты директоры Гөлфия Рәдиф кызы Потапова җитәкчелегендә кул эшләре белән шөгыльләнгән укучылар соклану тудырды. Кунакларга бигрәк тә курчак ясау процессы охшады: гади әйберләрдән чын сәхнә геройлары тууын көн дә күзәтә алмыйсың әле!
Татар теле кабинетында Гүзәл Хатип кызы Дәүләтшина җитәкчелегендә укучылар рус халык әкияте “Маша һәм Аю”ны сәхнәләштерделәр. Чираттагы чара химия кабинетында булды. Укытучы Миләүшә Гыйльман кызы Арсланова “Гаилә бәхете нигезләре” дигән сыйныф сәгатен бөтен осталыгын салып әзерләгән. Укучыларга һәм кунакларга авылның хөрмәтле кешеләре – орденлы савучы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Венера ханым белән атказанган колхозчы, алмаштыргысыз эретеп ябыштыручы булган Рәшит Йосыповларның гаилә бәхете турындагы әңгәмәсе, әтиле-уллы Әхъяровларның, әтилекызлы Җәләевларның һәм башкаларның җанлы әңгәмәсе, ихлас чыгышлары чагу тәэссоратлар калдырды. Киләчәктә нинди һөнәр сайлау алдында торган өлкән сыйныф укучылары белән сыйныф сәгатендә мәктәп директоры Резеда Әмирҗан кызы Әюпова шушы мәктәпне тәмамлаган шәхесләр турында җентекле сөйләде, ә чарада катнашкан атказанган мәгариф хезмәткәрләре Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, Ратмир Фоат улы Камилҗанов, атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Фәнис Фидан улы Әмирхановның үзләре яулаган биеклекләренә ирешүдә туган мәктәпләренең роле, кайсы предметларга өстенлек бирү турындагы фәһемле киңәшләре дә эзсез калмас, дип уйлыйбыз.
Мәктәпнең тамашалар залында “Яшь чагыңда биеп кал!” дигән тамаша бик тә тәэсирле булды. Укучыларны бию сәнгатенә әйдәп баручы мәдәният йорты хезмәткәре Витольда Камилҗанованың әлеге чарада балалары белән бергәләп чыгыш ясавы, биредә белем алган, әле хореография училищесы студенты Тимур Дәүләтовның, шулай ук төрле яшьләрдәге укучыларның оста биюләре көчле алкышларга күмелде.
Мәктәп шимбә көннәрендә дә гөрләп тора, биредә төрле чаралар уздырыла, укучылар һәм укытучылар да шөгыльле, өстәвенә аларга мәдәният хезмәткәрләре, әти-әниләр дә кушыла һәм менә дигән тәрбияви чаралар үткәрелә. Семинарда катнашучылар боларны үз күзләре белән күрде, куллануга алырлык алымнар үзләштерде, үзләрендә дә төрле чаралар оештыру идеяләре белән рухланды.
Читайте нас: