ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
6 декабрь 2019, 17:30

Янә бүләкләр уйнатылды

Гәзит укучыларыбызга хәбәр итүебезчә, 12 декабрьгә кадәр вакытлы матбугат басмаларына ташламалы хаклар белән язылу декаднигы бара.

  • Гәзит укучыларыбызга хәбәр итүебезчә, 12 декабрьгә кадәр вакытлы матбугат басмаларына ташламалы хаклар белән язылу декаднигы бара. Мондый уңай мөмкинлектән байтак райондашларыбыз файдаланды да инде. Бу көннәрдә редакциябездә киләсе елда да “Игенче” гәзите белән дуслыгын дәвам итәргә теләүче әбүнәчеләребез күзгә күренеп артты. Үткән пәнҗешәмбедә редакциядә киләсе елга матбугат басмаларына язылу кампаниясе чикләрендә район гәзите әбүнәчеләре арасында өченче тапкыр бүләкләр уйнатылды. “Республика Башкортстан” Нәшрият йорты тарафыннан бүленгән призларга бу юлы 106 гәзит укучыбыз дәгъва итте. Аларның булачак ияләрен район үзәгендә яшәүче гәзит укучыбыз Рифа Рахманкулова билгеләде. Отыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә булды:
    Чакмагыш авылының Коммунистическая урамындагы 11нче йортның 4 фатирында яшәүче Аминева;
    Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы 51нчы санлы йорт хуҗабикәсе Ф.Габдуллина;
    район үзәгенең Трактор урамы, 163 йорт адресы хуҗабикәсе З.Шәйнурова;
    В.Галимов урамындагы 74нче йорт адресы буенча гомер итүче Әхмәтгалиева;
    район үзәгенең Трактор урамындагы 180нче йорт хуҗабикәсе Р.Ямалеева;
    Кәшәк авылының Х.Арсланов урамындагы 10нчы йортта яшәүче Вәлитова.
    Бу әбүнәчеләребез тиз арада үз бүләкләрен килеп алыр дип көтәбез. Редакциягә килгәндә үзегез белән паспорт, ИНН таныклыгын да онытмасагыз иде.
    Читайте нас: