ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
6 декабрь 2019, 17:10

Җыр-биюләр белән авыл ямьле

Үзешчәннәрнең район фестивале

Үзешчәннәрнең район фестивале
Башкортстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Башкортстаным – җирем, җырлы төягем...” дип аталган авыл биләмәләрендәге халык иҗаты коллективларының быелгы фестиваленә дә Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәре зур тырышлык салып әзерләнгән иде.
Концертны алып баручы Альмира Әлмиева белән Альбина Нургалиеваны тамашачылар күптәннән сәхнә осталары итеп белә инде. Аларның һәр чыгышны игълан иткәнче гүзәл төбәгебез – күпмилләтле, кабатланмас табигатьле, искиткеч талантларга бай Башкортстаныбыз турында язылган лирик шигырьләрне укып үтүе, алда чыгыш ясыйсыталантларның үзенчәлекле бер сыйфатына басым ясавы тәэсир көчен тагын да арттыра төште. Әйткәндәй, фойедагы кул эшләре күргәзмәсендә дә әлеге нәфис ханымнарының күз нурлары түгелгәннәре байтак иде.
Чыгышларны да, һәр елдагыча, төрләндереп, зәвык белән сайлап алулары күренеп тора. Лира Галимова, Рәфи Әхтәмов, Нәфыйковлар гаиләсе, кызлар вокаль ансамбле, Альбина һәм Алина Нургалиеваларның, ир-егетләр вокал ансамбленең, Флүзә Нургалиеваның, Гүзәлия Муллакаеваның, Рефир Галиуллинның һәм башкаларның үзенчәнлекле тавыш белән киң темаларны үз эченә алган җырлары, Рузил Нәфыйков, Илсур Саматов, Фәния Сәетгалиева башкарган, шулай ук күмәк ансамбль куйган төрле милләт халыклары биюләре, Рәзифә Сәлаховадан нәфис сүз, Гали һәм Рәфи Әхтәмовларның гармунда уйнавы, халык уен кораллары ансамбленең чыгышлары да бербөтен үрелгән, Элина Әминеваның сыгылмалы гәүдәсе акробатик номерлар башкаруы – һәммәсе дә көчле алкышлар белән озатылды. Башкаручылар репертуарында халык җырлары да, бүгенге эстрада моңнары да бердәй урын алган, халкыбызның рухи ядкарьләре хәзинәсен тәшкил иткән көйләр, төрле милләт вәкилләренең дус-туганлыгы күрсәтеп торучы дәртле биюләр дә яратып кабул ителде.
“Су юлы” фольклор күренеше кабатланмас халык йолалары яшәгән авыл тормышына мәдхия дә булып яңгырады. Биш дистәләп төрле яшьләрдәге һәм төрле һөнәр ияләре булган халык талантларының һәркайсы үзеннән торганны бөтен тулылыгында күрсәтергә тырышты һәм бу яхшы килеп чыкты да. Мәдәният йорты директоры Рузилә Нәфыйкованың, Рәҗәп урта мәктәбе директоры урынбасары Рәсимә Гарифуллинаның, мәдәни уку йорты студенты Фәния Сәетгалиеваның зур хезмәт өлеше кергән тамаша бер тында кабул ителде, һәр чыгыш көчле алкышлар белән озатылды.
Рәҗәп җирлегендә әнә шулай элекэлектән талантлы, моңсөяр кешеләр яши, алар эштә дә, ял сәгатьләрендә дә активлыклары, осталыклары, булдыклыклары, уңганлыклары белән данлы. Тамашаны йомгаклаганда биләмә хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев әнә шуларны җиткерде, кичәне әзерләп үткәрүчеләргә, даими рәвештә иганә ярдәме күрсәтеп торган “Байбулат” җәмгыяте идарәсенә, аның булдыклы җитәкчесе Валерий Вадимович Соколовка, урындагы урта мәктәп, өлкән яшьтәге гражданнарны реабилитацияләү үзәге хезмәткәрләренә – гомумән, изге йөрәкле, ихлас күңелле һәммәсенә дә йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Җыр-моң йөрәкләрне дәртләндерә, уңышларга канат куя,” – диелә бер җырда. Чынлап та, җырлар да, биюләр дә һәр көнебезне ямьли, яңа хезмәт казанышларына рухландыра. Киләчәктә дә шулай булып калсын.
Читайте нас: