ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
9 декабрь 2019, 17:40

Сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган гражданнар мәнфәгатендә

Дүшәмбе, 9 декабрьдә, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә төбәк Башлыгы Р.Ф.Хәбиров җитәкчелегендә чираттагы оператив киңәшмә үтте.

Дүшәмбе, 9 декабрьдә, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә төбәк Башлыгы Р.Ф.Хәбиров җитәкчелегендә чираттагы оператив киңәшмә үтте. Аның барышында торак-коммуналь хуҗалыгында, юл-транспорт комплексындагы агымдагы эшчәнлек, эш яшендәге инвалидларны хезмәт урыннары белән тәэмин итү, республиканың торак пунктлар һәм су фонды составындагы җир биләмәләренә дәүләт кадастр бәһаламасы йомгаклары, 2019 елда милек салымнарын түләү, эш хакы буенча бурычларны бетерү чаралары һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.
Сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган гражданнарны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча чыгыш ясап, вице-премьер, республиканың гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова Башкортстанда яшәүче хезмәт яшендәге 74 мең бу категория гражданнарның 16,5 меңгә якыны (22 проценты) эшкә урнаштырылган, диде.
Төбәктә мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен эш урыннарын булдыру һәм җиһазлау буенча эшчәнлек дәвам итә. Эш бирүчеләргә моның өчен тотынылган чыгымнар кире кайтарыла. 2010 елдан башлап сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган гражданнар өчен 2 мең эш урыны булдырылган. Быел 125 урынны җиһазлау өчен 11 млн. сум акча бүленгән.
2019 елдан башлап эшчеләренең яртысыннан күбрәк өлеше инвалидлар булган оешмаларга аларның эш хакын түләүгә киткән чыгымнар кире кайтарыла башлады. Бу сумма бер кешегә исәпләгәндә якынча 8,4 мең сум тәшкил итә. Бу максатта 10,1 млн. сум бүлү каралган.
Республика Башлыгы Р.Ф.Хәбировның сентябрь указына ярашлы, алдагы берничә елда инвалидлар өчен 30 көндезге мәшгульлек үзәге төзеләчәк. Аларның өчесе 2020 елда ачылыр дип планлаштырыла.
–Сезнең министрлык сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган гражданнар мәнфәгатендә күп эшләр башкара. Аларның байтагы федераль үзәктә, Русия Хөкүмәтендә дә хупланды, – дип билгеләде Радий Фәрит улы бу мәсьәлә буенча.
Мәгълүмат һәм фото чыганагы: Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайты.
Читайте нас: