ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
10 декабрь 2019, 13:50

Барысын да игътибардан калдырмаска

Ведомствоара комиссия утырышыннан

Ведомствоара комиссия утырышыннан
Муниципаль районның игътибарга мохтаҗ гаиләләр белән эшләү буенча ведомствоара эшче төркем комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны шушы комиссия рәисе, муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә чыгарылган дүрт мәсьәләнең беренчесе ике гаиләне социаль игътибар белән озатуга алу турында булды. Һәр очрак буенча әлеге карарга китерүче сәбәпләр анализланылып, комиссия әгъзаларының фикерләре тыңланды һәм бертавыштан тәкъдим ителгән ике гаиләне дә игътибар үзәгенә куярга карар ителде. Барыннан да элек үзәктә аларда тәрбияләнүче үсмер балалар мәнфәгатьләре торса да, һәр кеше җәмгыятебез өчен чит түгел. Хәмер сазлыгыннан тартып чыгарып, аларга дәваланырга, артабан җәмгыятьтә үз урыннарын табарга – эшкә урнашырга, балалары, туганнары белән араларын якынайтырга, ир белән хатын арасын җайлашырга ярдәм итә комиссия әгъзалары. Бер генә кеше дә үзен игътибардан читләтелгән итеп тоймасын өчен бердәм тырышлык сала алар.
Икенче мәсьәлә – элегрәк исәпкә алынган гаиләләрне социаль озату вакытын озынайту да комиссия әгъзаларында хуплау тапты. Төрле авыллардан ун гаилә буенча хәлләр шулай ук уртага салып тикшерелде һәм һәркайсы буенча аерым карар чыгарылса да, нәтиҗә уртак булды – аларны артабан да игътибардан төшермәскә килештеләр.
Өченче мәсьәлә ашыгыч рәвештә социаль озатуга алынган гаиләне база дәрәҗәсенә күчерүгә бәйле булды. Бу юлы да төпле карар кабул ителде.
Ахырда исә өч гаиләне әлеге исәптән төшерергә карар иттеләр. Бер очракта гаилә чит районга күченсә, калган икесендә аларны балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия карамагына тапшырдылар. Бу гаиләләрнең һәркайсы хәстәрлек үзәгендә тотыла, артабан да игътибарсыз калдырылмаячаклар.
Читайте нас: