ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
10 декабрь 2019, 14:05

Эштә дә, сәнгатьтә дә сынатмыйлар

Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенә караган Тозлыкуш, Сыйрышбаш, Каразирек, Таскаклы авыллары үзешчәннәренең Башкортстан Республикасының 100 еллык юбилеена багышланган “Башкортстаным – җирем, җырлы төягем…” дип аталган фестиваль кысаларында әзерләнгән смотр концерты быел да иң матур тәэссоратлар калдырды.

Үзешчәннәрнең район смотры
Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенә караган Тозлыкуш, Сыйрышбаш, Каразирек, Таскаклы авыллары үзешчәннәренең Башкортстан Республикасының 100 еллык юбилеена багышланган “Башкортстаным – җирем, җырлы төягем…” дип аталган фестиваль кысаларында әзерләнгән смотр концерты быел да иң матур тәэссоратлар калдырды.
Гасырлар дәвамында дус-ту- ган булып яшәүче күпмилләтле биләмә халкының эштә дә, үзешчән сәнгатьтә дә сыната торганнардан түгел икәнлеге күптәннән билгеле инде. “Алга” һәм “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативколхозларында фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәтүчеләрнең ял вакытларын да файдалы шөгыльләр белән үткәрүе турында фойега урнаштырылган төрле кул эшләре күргәзмәсе ачык исбатлый. Күпме күңел назы, йөрәк хисе, осталык һәм нәфислек салынган аларга! Чигүле картиналар, сәйләннән агач-куак сыннары, чәчәкләр, бәйләнгән әйберләр – барысы да күзнең явын алып, биредә халыкчан традицияләрнең яшәвен һәм үстерелә баруын дәлилләп тора. Күптән түгел генә якты дөньяны калдырып киткән булдыклы җитәкче, оста оештыручы – “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативколхозы идарәсе рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рушан Рифгать улы Гайсинның якты истәлегенә оештырылган стенд та шушындый бәйгеләр генә түгел, гомумән, барлык юнәлешләрдә, бигрәк тә мәдәниятсәнгать тормышына даими иганә ярдәме күрсәтеп торган якташларына хөрмәт һәм ихтирам билгесе булып кабул ителде.
Шыгрым тулы тамаша залында авылның яше-карты үзләрен җырбиюләр дөньясына алып кергән сәнгать әһелләренә алкышларны кызганмадылар. Һәр чыгыш куәтләү авазлары, дәртләндерү сүзләре белән дә озатылды. Тамашаны башкорт һәм татар телләрендә Каразиректән сәхнә осталары – Розалия Гафарова белән Рәмзил Габдуллин ике тугандаш халык әдәбиятлары фондыннан иң матур, иң аһәңле шигырь юллары белән бизәп алып бардылар.
Тозлыкуш мәдәният йорты кар- шында эшләп килгән “Чакматаш” халык биюләре ансамбленең һәр чыгышын кайда да беренче хәрәкәтләрдән үк яратып кабул итәләр. Бу юлы да алар төрле милләт халыклары биюләрен зур осталык белән башкарып, тамашачы сөюен яуладылар. Тавышы беркадәр Әлфинә Әзһәмованы хәтерләткән Әлфия Шәфыйкованың “Әни, җаным” җыры залда утырган аналарга күптән түгел үткән бәйрәмнәре бүләге булып та яңгырагандыр. Фидус Дәүләтов пантомимо хәрәкәтләре белән кеше тормышы этапларын сурәтләп, көчле алкышларга күмелде. Рәис Әхмәтов җитәкләгән халык уен кораллары ансамбле борынгыдан ук колакларны иркәләгән моңнар белән күңелләрне арбады.
Мәктәп директоры Резеда Әюпованың үзенчәлекле аһәң белән яңгыраткан “Яшьлегем эзләре” җыры тәмамлануга “Чакматаш” ансамбле солисты Тимур Зарипов заман яшьләре тормышын гәүдәләндергән “Ялгыз көрәш” биюе белән тамашачылар игътибарын яулады. Дәртле биюләр белән сәхнә яулаган Гөлназ Габсалихованың җырга да маһирлыгын аның “Балам” җырын яңгыратуы исбатлады.
Радик Гафаров җитәкчелегендә- ге ир-егетләр вокал ансамбле ике җыр башкарды. Гөлнәфис Мостафинаның Марис Нәзиров язган “Без булганда син дә булырсың” шигырен сәнгатьле итеп укуы нәфис сүзгә битараф булмаганнар күңеленә май булып яткандыр, дип уйлыйбыз. Сәхнәдә шулай ук озак еллар моңлы тавышы белән колакларны иркәләгән Марсель Мохтаровның ялгызы гына да һәм Резеда Әюпова белән дуэт булып җырлар башкаруын да көчле алкышларга күмделәр. Тозлыкушта туып үскән, Каразиректә төпләнеп дөнья көтүче Финан Латыйповның бәрхәт тавышына күптән сусаганнары күренеп тора: шулай ук көчле кул чабулар белән аннан ике җыр җырлаттылар. Мәдәният дөньясында күптәннән кайнаган Ильвир Әхъяров белән Алина Сәлихованың өзә басып шаян башкорт биюе “Кичке уен”ны күрсәтүе дә концертның тәэсир көчен арттыра төште. Каразиректән Рәфидә Әхмәтованың күңел кылларын тибрәндерерлек моңлы тавышы да тамашачыларны әсир итте. Ул ике җыр башкарганда күпләр төрле хис-тойгылар дөньясында сәяхәттә булдылар, туган телебезнең кабатланмаслыгы белән хозурландылар. Артабан “Чакматаш” ансамбле егетләре Илнар Әюпов, Илназ Йосыпов һәм Тимур Зарипов калмык биюен оста башкарып сөендерделәр. Тозлыкушта яшәүче механизатор Радин Мифтаховның һәр чыгышын тамашачылар яратып көтеп ала. Бу юлы да ул репертуарына “Сиреньнәр” җырын алып, көчле алкышлар яулады. Күптәннән җырчы сандугачлар дип аталучы Розалия һәм Радик Гафаровларның гаилә дуэты булып чыгыш ясавы да яратып кабул ителде. Балалар бию төркеме заманча көйгә басканда яхшы алмаш үсеп килүенә сөенеч хисләре күңелләрне байкап алды. Хатын-кызлар вокалы һәр ел аерым бизәк булып тора. Бу юлы да алар тарафыннан башкарылган җырлар бердәм алкышларга күмелде. Башкорт халык биюе белән сәхнә түрен дер селкеткән “Чакматаш” ансамбле чыгышы белән тәмамланган концертны куючы үзешчәннәрне барысын да чакырып чыгарып, озак алкышларга күмделәр. Биләмә хакимияте башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова бүгенге тамашаны әзерләп күрсәтүчеләрнең һәммәсенә дә ихлас рәхмәт белдереп, иң изге теләкләрен җиткерде. Иганә ярдәме өчен ул “Алга” һәм “Победа” хуҗалыклары идарәләренә рәхмәт сүзләрен җиткергәндә Рушан Рифгать улы Гайсиннның якты истәлеген хөрмәтләп искә алды.
Чыгышларны музыкаль яктан Рәис Әхмәтов белән Радик Гафаров бизәде, биюләрне Гөлназ Габсалихова сәхнәгә куйды, концертны Гөлфия Потапова җитәкләгән Тозлыкуш мәдәният йорты хезмәткәрләре зур тырышлык белән әзерләде.
Читайте нас: