ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
10 декабрь 2019, 14:10

Көчле рухлылар бәйрәме

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көнендә язмыш сынауларына бирешми торган көчле рухлы райондашларыбыз өчен оештырылган тантаналы чаралар үзәгенә әверелде.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көнендә язмыш сынауларына бирешми торган көчле рухлы райондашларыбыз өчен оештырылган тантаналы чаралар үзәгенә әверелде.
Район мәдәният йорты директоры урынбасары Денис Мансуров, әлеге чараны ачып, сәламәтлеге торышы аркасында мөмкинлекләре чикләнсә дә, җәмгыятебездә һәрчак игътибар үзәгендә тотылучы катлам вәкилләренә изге теләкләр җиткерде. Төрле хәлләрдә дә сынмаган-сыгылмаган райондашларыбыз өчен бәйрәм тантанасын Балалар сәнгать мәктәбендә Рәйлә Нуриханова кул астында тәрбияләнүче биюче балалар татар биюе белән башлап җибәрде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев җыелучыларга изге теләкләренә өстәп, алар өчен тудырылган шартлар, мөмкинлекләрне бәян итте, районда үткән һәр чара үзәгендә булырга чакырды.
Гөлнара Шәймиеваның моңлы күчтәнәче дә залдагыларга көчдәрт өстәп җибәрми калмагандыр, әлбәттә. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Гүзәл Фәрит кызы Гыйльванова җиткергән ихлас теләкләр дә көчле алкышларга күмелде. “Сезнең камиллегегез” фитнес-үзәгендә Жанна Ковалева һәм Эльвира Якупова кул астында шөгыльләнгән кызларның акробатик номерлары чараның тәэсир көчен арттыра төште. Самира Тамимдарова җыр башкарганнан соң Луиза Мифтахова җитәкчелегендәге “Каприз” стиль һәм мода студиясендә шөгыльләнүчеләр “Агыйделнең саф энҗеләре” дигән күргәзмә чыгышлары белән сөендерделәр. Балалар иҗат үзәге тәрбияләнүчеләре (җитәкчеләре Нәфисә Әшәрәпова) “Кантри” биюен күрсәткәннән, Денис Мансуров үзе дәртле җыр башкарганнан соң чараның тантаналы өлеше тәмам-ланды. Артабан аквагрим салу, открыт-калар ясау, чүпрәктән курчаклар эшләү, төсле кәгазьдән эшләнмәләр түгәрәкләре мәйданчыкларында үзеңне сынап карарга, төрле спорт ярышларында көч сынашырга мөмкин булды. Һәр катнашучыга татлы призлар, истәлекле бүләкләр таратылды.
Читайте нас: