ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
10 декабрь 2019, 14:10

Көньяк бистә тротуарларын төзекләндерергә

Җирле инициативаларны хуплау программасы

Җирле инициативаларны хуплау программасы
Чакмагышның Көньяк бистәсендә яшәүчеләр киләсе 2020 елда җирле инициативаларны хуплау программасында катнашып, Икмәк пешерү заводы, Ш. Сөләйманов урамнарындагы тротуарларны төзекләндерүгә ирешү нияте белән берничә тапкыр җыелыш- кан иде инде. Йомгаклау сходына күпчелек халык ихтыяҗларын яклау өчен ышанычлы вәкилләр килде.
Анда муниципаль район ха- кимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов белән муниципаль район Советы аппаратының баш белгече Индира Альберт кызы Гәрәева да катнашты.
Җыенны Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов ачты һәм алып барды. Иң тәүдә халык инициативаларын яклау программасы ярдәмендә районда соңгы дүрт елда хәл итәргә мөмкин булган кичектергесез проблемаларны барлап, хакимият башлыгы урынбасары Дамир Низамов бистәдә яшәүчеләрнең киләсе елда бу программада катнашырга ризалыкларын алды. Фаил Әхнәф улы исә өстенлекле проблемага ачыклык кертү өчен кабул ителгән тәкъдимнәр арасыннан Икмәк пешерү заводы һәм Ш. Сөләйманов урамында тротуарларны яхшылап ремонтлау мәсьәләсенә тукталынуы һәм аны яклап бүген дә тавыш бирү мөһимлеге турында җиткерде. Җыелучыларның һәммәсе дә – әйтеп үтелгәнчә, башлыча иң ышанычлы 33 кеше – әлеге проект яклы тавыш бирде.
Дәүләт бюджетыннан әлеге максатта 1 миллион сум бүленүгә ирешү өчен аның 10 проценты кадәр халыктан иганә акчасы тупланырга тиеш. 15 әр процент муниципаль район бюджетыннан һәм иганәчеләрдән дә булачагы билгеле. Әлеге 10 процент күләмен – 100 мең сумны шушы урамнардагы һәр йорт һәм фатир башыннан тәгаен билгеләнгән суммаларда җыеп алырга да җыенда катнашучыларр бердәм риза икәнлекләрен дәлилләде.
Шушы акчаны туплау, шулай ук программада җиңеп чыккан очракта ремонт эшләре сыйфатына күзәтчелек итү максатында ун кешене – Вероника Викторовна Дәүләтова, Зилә Фәнис кызы Йосыпова, Лиана Инзир кызы Мөҗипова, Илүс Дамир улы Нуретдинов, Ләйсән Әнсаф кызы Рәфыйкова, Фәвиз Фәнил улы Кашапов, Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев, Альмира Хамил кызы Васильева, Рәсимә Нәсим кызы Рәхимова һәм Зинфира Тәлгать кызы Әхмәтованы бертавыштан инициатива төркеме әгъзалары итеп сайлап куйдылар.
Эшләр үтәлгәндә экономияләргә мөмкинлек килеп туса, шул янга калган акчаны әлеге бистәдәге юлларны карап тоту максатында юнәлтергә килештеләр.
Көньяк бистә халкының яхшылап төзекләндерелгән тротуарлы булачагына ышанычлы нигез салынды, дип уйларга җирлек бар. Хәзер барысы да биредә яшәүчеләрнең бердәм активлыгына гына бәйле.
Читайте нас: