ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
10 декабрь 2019, 13:45

Рапатлылар сәламәт тормыш яклы

Җирле инициативаларны хуплау программасы

Җирле инициативаларны хуплау программасы
Рапат авылы мәдәният йортында үткән 2020 елда җирле Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашуга ризалык бирүгә бәйле йомгаклау сходында барлыгы 105 кеше катнашты. Чакырылган кунаклар арасында муниципаль район Советы сәркатибе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова, күршедәш авыл биләмәләре башлыклары, авыл биләмәсе депутатлары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә бар иде.
Биләмә хакимияте башлыгы Радим Рәшит улы Латыйпов программа гамәлгә кертелгәннән бирле районыбызда, шул исәптән үзләренең биләмәсендә аның ярдәмендә кичекмәстән хәл итүне сораган күпме проблемалардан арынуга ирешүләрен бәян итте, киләсе 2020 елда да анда катнашу мөмкинлеге саклануын белдерде һәм авылдашларының бертавыштан моңа ризалыгын алды.
Моңа кадәрге җыелышуларда күтәрелгән барлык мәсьәләләрне анализлаганнан соң, бергәләшеп авыл үзәгендә ышык өслекле тренажер комплекслары урнаштыруга ирешү турында карарга килгәннәр. Радим Рәшит улы аларның илебездә, республикабызда күп урыннарда урнаштырылуы турында сөйләде, шул исәптән мондый тренажерлар район үзәгендә гимназия территориясендә дә бик актив файдаланыла икән. Өстән явымтөшем генә комачауламасын өчен япмасы булган бу җайланмалардан яше-карты теләсә кайсы мәлдә файдалана алсын өчен аларны шулай ачык мәйданга урнаштыралар икән, өстәвенә механизмнары һәр кеше файдалана алырлык көйләнгәнлектән, тәндә кан йөрешен тизләтергә ярдәм итүче тренажерлар сәламәтлек өчен үтә файдалы булуы да күпсанлы тикшеренүләр белән дәлилләнгән. Тренажер мәйданчылары махсус йомшак өслекле булачак, караңгы мәлдә яктыртылачак, янәшәдә балалар мәйданчыгы да корылачак. Бу исә балалары, оныклары белән һава суларга килгән әти-әниләргә, әбибабайларга да бик уңайлы һәм отышлы икәнлеге һәркемгә бәхәссез.
Сходта катнашучылар бертавыштан әлеге тәкъдимне хуплап чыкты. Һәр йорттан җыеласы иганә акчасы күләмен билгеләүдә дә фикер аермалыклары булмады. Биләмә башлыгы бу җәһәттән җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте идарәсе ягыннан да, шәхси эшкуарлар Руслан Гыйләҗетдинов, Рафаэль Батыровтан да ярдәм булачагын белдерде. Авыл кияве Рөстәм Нәбиев та иганә ярдәме күрсәтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән икән хәтта. Әлбәттә, дәүләт ярдәменә өстәп, аның 15 процентын шулай ук район бюджеты да бүләчәк. Артабан күмәк тавыш бирү юлы белән авыл активлары арасыннан инициатива төркеме әгъзалары сайлап куелды. Фәридә Зиф кызы Гыйззәтуллина, Ирина Дамир кызы Кинҗәбаева, Айгөл Илдус кызы Латыйпова, Гөлшат Әхмәдетдин кызы Хөсәенова, Гөлнара Мөҗип кызы Батырова һәм Зәһинә Рәхимҗан кызы Зиннәтуллина халыктан иганә акчасын да җыячак, барлык документларның тиешенчә тутырылуын һәм эшләр үтәлешен башыннан ахыргача күзәтчелектә тотачак.
Программада җиңеп чыгып, аны тормышка ашырганда беркадәр акчаны янга калдыру мөмкин булса, шул акчаны өстәмә тренажер урнаштыру өчен тотынырга карар иттеләр.
Рапатлылар чираттагы тапкыр үзләрен сәламәт яшәү рәвеше яклы итеп күрсәтте. Сәламәт кешеләр генә зур уңышларга ирешә ала, бәхетле яши икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Аларның теләге һичшиксез тормышка ашуын телибез.
Читайте нас: