ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
10 декабрь 2019, 14:00

Районыбызның артабангы үсеше хакына

Күмәк тикшерүгә чыгарылды

Күмәк тикшерүгә чыгарылды
Муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы Советының “2020 елга һәм 2024 елга кадәр планлаштырылган чорга Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының социальикътисади үсеш фаразлары турында”гы һәм “2020 елга һәм 2021 белән 2022 елларның планлаштырылган чорына Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы бюджеты турында”гы карарлары проектларын күмәк халык катнашлыгында тикшерү үтте.
Әлеге чарада муниципаль район Советы һәм хакимияте аппаратлары вәкилләре, бюджет, салымнар, икътисади үсеш, милекчелек һәм инвестицияләр сәясәте буенча даими эшләүче депутат комиссиясе әгъзалары, бюджет оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм бухгалтерлары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, район халкы – барлыгы 34 кеше катнашты.
Күмәк тикшерүне әлеге чараларны оештырып үткәрү буенча комиссия рәисе, муниципаль район Советы депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы җитештерү идарәлеге” җәмгыятенең башкарма директоры Рамил Камил улы Агиев алып барды.
Карар проектларының беренче- се белән җыелучыларны муниципль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлегенең баш икътисадчысы Эльза Фидрат кызы Кашаева таныштырды. Икенче мәсьәләнең асылын муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов җиткерде.
Күмәк тикшерүдә катнашучылар ике карар проектын да бердәм хуплады һәм муниципаль район Советы утырышында карарга тәкъдим итте.
Читайте нас: