ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
10 декабрь 2019, 16:15

Төбәк җитәкчесе Р.Ф.Хәбиров Юллама белән мөрәҗәгать итте

Бүген, 10 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров “Торатау” Конгресс-Холлында Дәүләт Җыелышы – Корылтайга һәм төбәктә яшәүчеләргә Юллама белән мөрәҗәгать итте. Былтыр ул республика җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы статусында төбәкне үстерү буенча стратегия тәкъдим итте. Быелгы Юллама – аның Башкортстан Республикасы Башлыгы постында тәүге Юлламасы.

Бүген, 10 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров “Торатау” Конгресс-Холлында Дәүләт Җыелышы – Корылтайга һәм төбәктә яшәүчеләргә Юллама белән мөрәҗәгать итте. Былтыр ул республика җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы статусында төбәкне үстерү буенча стратегия тәкъдим итте. Быелгы Юллама – аның Башкортстан Республикасы Башлыгы постында тәүге Юлламасы.
Чыгышының тәүге минутларында ук ул төп проблеманы билгеләде. Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, ул, бу тармакларда “барысыда да идеалдан ерак булса да”, торак-коммуналь хуҗалыгы да, медицина да түгел. Төп бәла – бердәмлекнең булмавында. Әмма республика Башлыгы ассызыклавынча, җәмгыятьне берләштереү, консолидацияләүгә таба юнәлеш билгеләнгән.
Артабан ул үткән ел ахырында Сибай шәһәрендә барлыкка килгән гадәттән тыш хәл һәм аның нәтиҗәләрен бетерүдә республика тарафыннан күрсәтелгән ярдәм, республикага инвестицияләр күләменең 15 процентка артуына ирешү, реаль хезмәт хаклары артуы, властьта коррупция күренешләренә юл куймау, елга флоты эшчәнлеген тергезү, Куштауның артабангы язмышы турындагы бәхәсләргә чик куелуы турында сөйләде. Артабан ул “Инцидент” системасында иң күп мөрәҗәгатьләр һәм дәгъвалар темасы булган медицина тармагына җентекләп тукталды. Ел дәвамында республика дәваханәләренә эшкә 600 табиб җәлеп ителгән. Башкортстанда авиамәйданчык эшли һәм санитар авиация тергезелә. Хоспис төзелә, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларыннан вафат булучылар саны кимеде. “Без суррогат алкоголь белән агуланудан 2600 кешене саклап кала алдык”, – дип ассызыклады республика җитәкчесе. Авыруларны дарулар белән тәэмин итү күләме икеләтә арткан.
Юлламада шулай ук укучыларны мәктәп ашханәләрендә тукландыру, Башкортстанда Евразия федераль университетын булдыру турында да сүз барды. Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы турында сөйләгәндә, төбәк Башлыгы: “Без бу катлаулы хуҗалыкта әкренләп тәртип урнаштырабыз”, – диде, бу җәһәттән республикада гамәлгә кертелгән программаларга аерым тукталды. Алданган өлешчеләр мәсьәләсе буенча да Башкортстанда озак еллар фатир көткән 2000 гаилә тораклы булачак, диде.
Җәмәгатьчелекне борчыган җәмәгать транспорты һәм легаль булмаган пассажир ташучылар мәсьәләсенә тукталып, “Бу Техас түгел – ул үткәндә. Без легаль рәвештә эшләмәгәннәрне юл читенә чыгарып ыргытырга җыенмыйбыз, әмма алар элеккечә дә эшләмәячәк”, – диде.
Мөрәҗәгать барышында Радий Фәрит улы республикада ике яңа дәүләт бүләге – генерал Шәйморатов ордены һәм Уфаның беренче губернаторы Григорий Аксаков ордены булдырылуы турында да сөйләде.
Юлламаның байтак һәм, әйтергә кирәк, дулкынланладыргыч өлеше гаилә кыйммәтләренә багышланды. “Без матди уңайлыклар һәм карьераны өстенрәк куя башладык. Әмма яңа автомобиль бала елмаюыннан да кыйммәтрәк була аламы? Без чайлдфри (балалардан азат булу) хәрәкәтенең безнең яшьләрнең аңын томалавына юл куймыйбыз”, – диде төбәк җитәкчесе һәм яшь парларны ата-ана булу бәхете турында уйланырга чакырды.
Республика Башлыгы Мөрәҗәгатен “Үзебез төзегән белән үзебез горурланырлык булсын иде, дип телим. Әйдәгез, республика белән бергә үсәбез. Без барысын да булдырабыз. Алга, Башкирия! Вперед, Башкорстостан!” дип тәмамлады.
Читайте нас: