ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять тормышы
10 декабрь 2019, 17:20

Ватан Каһарманнары истәлегенә

9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләнә.

9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләнә. Шушы истәлекле датага багышлап, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 7в сыйныфы укучылары район үзәгенең В.Галимов урамына барды һәм анда яшәүчеләргә якташыбыз – урам аның исемен йөрткән Ватан Герое Вахит Газиз улы Галимов турында мәгълуматлар басылган өчпочмаклы хатлар таратты. Гвардиянең 100-нче укчы полкы снайперы булган В.Г.Галимов Иске Балак авылында туган. Фронтка 1941 елның июнендә китә. Хәрби хезмәт дәверендә 207 фашист солдатын һәм офицерын юк иткән якташыбыз 1943 елның 28 сентябрендә яуда һәлак була һәм Украинаның Днепропетровск өлкәсендә җирләнә. Аңа вафатыннан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул шулай ук Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән дә бүләкләнгән. Ул укыган мәктәптә каһарман якташыбыз хөрмәтенә тактаташ урнаштырылган, Иске Балак авылы мәктәбенең пионер дружинасы аның исемен йөртте. Урындагы авыл хуҗалыгы кооперативы да В.Галимов хөрмәтенә “Герой” дип исемләнгән.
Русиянең данлы тарихын турындагы хәтерне саклау, гражданин, Ватан сакчысы шәхесен формалаштыру максатында Чакмагыш гимназиясендә 2-9 декабрь көннәрендә Ватан Геройлары көненә багышланган күп санлы чаралар үтте. Башлангыч сыйныфларда патриотлык сәгатьләре, 5-8 сыйныфларда “Геройлар турындагы хәтер югалмаячак” темасына сыйныф сәгатьләре, 9-11 классларда “Яшә һәм онытма” дип исемләнгән каһарманлык дәресләре булды. 5 декабрьдә 10 сыйныфларда Сталинград шәһәренә багышланган ачык дәрес үтте, 6 декабрьдә тамаша залында 8 сыйныф укучылары өчен “Ватан тарихы: вакыйгалар, кешеләр” дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды.
9 декабрьдә гимназия волонтерлары район үзәгенең Г.Латыйпов урамында яшәүчеләргә Ватан Герое Габдрахман Хәким улы Латыйпов турында мәгълуматлар язылган фронт өчпочмаклары рәвешендәге хатлар тараттылар.
Рапат урта мәктәбенең “Изгелекле йөрәк” волонтерлар отряды да Ватан Геройларына багышланган акциядән читтә калмады. Чарада катнашып, волонтерлар алдан ук фронт (солдат) хатларына охшатып, өчпочмаклы листовкалар әзерләделәр. Аларда районыбызда туып үскән Геройлар – В.Г.Галимов, В.С.Николаев, Г.Х.Латыйпов һәм Ш.Г.Сәлихов турында мәгълуматлар язылды. Волонтерлар бу хатларны авылдашларына таратып, Бөек Ватан сугышы Геройлары турындагы хәтерне яңартты.
Сайтка Рәзилә Арсланова әзерләде.
Читайте нас: